Булат Бәйрәмовка — «мамонт», Гөлназ Сәфәровага — «элегант мишәр» дип исем такканнар

«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйров хезмәттәшләрен әнә шулай дип атый. Дус, тату, матур эшләп килүче радионың тиздән 15 еллык юбилее. 1 октябрь көнне «Пирамида» мәдәни-­күңел ачу үзәгендә булачак концертта 15 ел эчендә хитка әйләнгән җырлар яңгыраячак.

Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Радик Юльякшин һәм башка башкаручылар тамашачылар өчен бары тере тавышка гына җырлаячак. Юбилей мәшәкате белән йөргән Айвазны көчкә «койрыгыннан» тотып, туган көн концертының кайбер серләрен чишәргә булдык.

– Айваз, 15 ел кеше гомерендә үсмер чор, «бунтарь» чор ди­сәк тә була… Шушы вакыт эчендә радионың акылга сыймаслык нинди проектлары булды? Гомумән, нинди нәтиҗәләр ясыйсың?

– Төпләп, инде ­үтәсен үтеп, кыланасын кыланып, җитди нә­тиҗәләр ясарлык вакыт бу. «Бунтарь» проектларга килгәндә, безнең радио һәрвакыт гаҗәпләндерерлек проектларга гына алына. Россия күләмендә Радио көнендә, хәтерләсәгез, без «Татар ра­диосы» – биеклектә» дигән проект оештырдык. Студиябез бер көнгә Казанның иң биек ноктасында, «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу бинасының 25нче катына күченде. Көн дәвамында биредә җырчыларны, кунакларны каршы алып, тере тавышка, туры эфирдан концерт куйдык.

– Юбилей концертында нинди дә булса сюрприз әзерләвегезгә шигем юк. Булачак тамаша серләрен бераз булса да чиш әле?

– Бу чыннан да шулай. Юбилей уңаеннан концертта җиде сотый җир уйнатабыз быел. Моның өчен тамашачыга бары билет тотып концертка гына килергә кирәк. Концертыбызга бара алмаган тамашачыны да буш итмибез, андыйларга радио дулкыннары аша җылы якларга путевка уйнатылачак. Концертта алып баручылар турында кыска метражлы фильм да күрсәтеләчәк.

 – Юбилейга дип әзерләнгән «Беренче микрофон» проекты турында да сөйләп китсәң иде?

– Тыңлаучыларыбыз арасында сәләтле кешеләр күп, аларны эзләп табу – безнең бурычыбыз. «Беренче микрофон»ны «Голос» проекты аналогында эшләдек. Римма Ибраһимова, Эльмира Кәлимуллина, Илфак Шиһапов һәм мин яшь җырчыларны җитәклибез. Остазлар иң яхшы дип сайлаган бер җырчыга тавыш бирә, ләкин төп сайлаучы ул – тамашачыбыз. Җиңүче 15 август көнне билгеле була. Төп бүләк – «Барс медиа» агентлыгы белән килешү төзү.

 – Продюсер булу ошадымы үзеңә?

– Кызык тәҗрибә булды бу. Финалга уку­чым Алмаз Рәхимов чыкты. Ул минем якташым да әле, Арча районыннан. Башкалар белән чагыштырганда, аның инде гаиләсе, тормыш тәҗрибәсе бар. Ләкин моңга тартылуын тормыш басмаган. Алга таба да радио аша сәләтле, әле танылмаган җырчылар белән эшләргә исәп.

 – Инстаграм челтәрендә барган «Товар әйләнеше» проектын кем уйлап тапты?

– Ул минем бик күптәнге идея инде. Аны җәйге-җиңел форматта ясыйсы килде. Гади кепкадан гына башланып киткән иде бу уен, кыйммәтле техника, зәркән эшләнмәләренә кадәр барып җитте. Шунысына игътибар иттем: халыкка нинди товар тәкъдим итәсең, ул шуңа аналог эзли. Кәрәзле бал урынына бер капчык бәрәңге, кәҗә тәкъдим итүчеләр дә булды. Гөлназ Сәфәрова анда үз алкаларын биреп җибәрде. Кайвакыт бу товарларга алып баручыларның үзләре дә кызыгып куя. Әлеге проектның халык­ка азмы-күпме ярдәме булыр дип уйлыйм. Бу үзенә күрә бер социаль эксперимент та әле.

 – Кул астыңда эш­ләүчеләрнең холкын бер-ике сыйфат белән тасвирлап кит әле. «Татар радиосы» ди-джейлары нинди алар?

– Гөлназ Сәфәрова – элегант мишәр. Әбри Хәбриев – импровизация, юмор, профессионализм. Ул те­ләсә кайсы ситуациядән бик җиңел генә чыга ала, аңа эфирда хәтта сценарий да кирәкми. Редакциядә халыкның көлә башлавын ишетсәм, ди­мәк, Әбри килгән. Алмаз Гыйльметдинов – гене­ратор. Эфирның күп кенә кызыклы элементларын ул җитәкли. Назлыгөл – электровеник. Чая, үткен, аңа бары тик эш кенә кирәк, «миңа эш бирегез! Эфирны арттырыгыз!» дип кенә тора. Рамил Шәрәфиев – дисциплина, бөтен эшне төгәл, җиренә җиткереп башкара. Ленар Гыйләҗев – сөйкемле сөяк. Аны бигрәк тә хатын-кыз тыңлаучылар якын итә. Радиода Ленарның үз армиясе бар. Ул кайвакыт алар белән сәгатьләр буе телефоннан сөйләшеп утыра. Булат Бәйрәмов безнең «мамонт». Ул иң беренче булып эфирга чыккан кеше. Аның радиода эш стажы безнең радио яше белән тәңгәл.

– Радионы алга җибәрү, кеше арасында таныту буенча күп эш башкарылган, ә менә сыйфат ягы ничек? Кайчан да булса радиода «бәрхет» тавышлы алып баручыларны кабат ишетү насыйп булырмы?

– Бүген ди-джейның тавышы нинди булырга тиеш дигән стандартлар юк. Ул Совет заманында түбән тавышлы, акрын сөйләшүче дикторлар кирәк булган. Без күңел ачу радиосы. Кешенең фикере, тыңлаучыны җәлеп итәрдәй сөйкемле сөяге бар икән, аның өчен безнең радио ишекләре ачык. Тел камиллегенә игътибар итәргә тырышабыз, әлбәттә. Иң беренче чиратта радио кешегә иптәш, дус булырга тиеш. Безгә АКШ, Финляндия, Польша якларыннан рәхмәт әйтеп шалтыраталар. Үземне генә искә төшердем әле. 2009 елда мин ярты ел АКШ­та яшәдем. Шул вакытта өч ай бер тапкыр да татар телендә сөйләшмәдем, татар тапшырулары, татар җырлары тыңламадым. Шуннан соң беренче татар җырын ишеткәч, күзләрдән яшь килде. Читтә яшәүче татарлар өчен без сулар һава кебек кирәк. Чиста әдәби телдә сөйләшмәсәк тә, безне яраталар һәм тыңлыйлар, дип әйтәсем килә.

– Алга таба нинди планнар, киләсе юбилейга кадәр нинди зур проектларга алынырга уйлыйсың?

– Эфир белән генә чикләнмәс­кә, редакциядән чыгып, халык белән тагын да якынаерга тырышачакбыз.

 

Алисә САБИРОВА

Шәһри Казан

Бәйле