150 мең сумлык бәрәңге [булган хәл]

Өч ел элек бәрәңгебез бик күп калган иде, язга таба шуны сатарга дип Казандагы бер базарга юл тоттым.

Басып торганда олы яшьләрдәге бер хатын-кыз белән сөйләшеп киттек. Хатыным юк, әти-әни белән яшибез, авылда тормыш көтәбез, шуларны сөйләдем. Кызыксынып китте бу хатын. “Минем туганымның менә дигән кызы бар, шуның белән таныштырыйм әле үзеңне!”  ди бу. Кызлар кулын тотып карарга кем каршы килсен инде, мин ризалаштым.

Иртәгәсен бу апа базарга теге кызны җитәкләп килгән иде. Бәрәңгеләремне тиз-тиз генә сатып бетердем дә, яңа танышым Ландыш белән якындагы кафега киттек. Бик ягымлы кыз булып чыкты, ашадык-эчтек, әллә нинди кыйбатлы әйберләр дә алдырмады. Шуннан киттек урам буйлап йөрергә дип. Йөри торгач, арылынган, инде нишләргә дә белмичә аптырый башлаган идем, Ландыш: “Мин моннан ерак түгел бер тулай торакта яшим, әллә кереп чәй эчеп чыгабызмы?”  диде. Ризалаштым инде, кем баш тартып торсын!

Чәй дигәне әкренләп ниндидер шәрабка әверелде. Аннары ниләр булганы төгәл хәтерләмим дә. Иртән торганда баш чатный иде, Ландыш  янымда ята. Сөмсере коелган: “Ни булды сиңа кичә?! Хайваннарча миңа ташландың да, мәсхәрәләдең!”  дип әйтеп салды бу. Мин ни дип әйтергә дә белмичә аптырап торганда, күрше бүлмәдән әзмәвердәй ир кереп, каршыма килеп басты: “Син ник минем сеңлемне рәнҗеттең, киттек полициягә!”  ди бу.

Мин бөтенләй коелып төштем! Нишләргә?! “Булган бөтен акчамны алыгыз, җибәрегез генә!”  дип, теге иргә ялвардым. “Юк, юк, киттек!”  ди бу. Кулым калтырый, кесәдәге акчамны капшап табып, иргә тоттырдым. Ул туктады да, чутлап карагач: “Әз бу”,  диде. Шуннан соң алар мине банкка алып киттеләр, минем исемгә 150 мең кредит алдырттылар, үземә юллык кына биреп, бөтен акчаны алып, китеп тә бардылар. “Күземә күренмә бүтән!”  дип янады усал ир.

Хәзер шул кредитны түләп ятам, каплап бетерәм инде тиздән. Ике-өч ай түләгәч, үземнең алданганымны аңлап алдым аңлавым. Шәрабка теге хатын нидер салган булгандыр, әшнәсе күршедә көтеп кенә торгандыр. Тик аңлап ни, кая барып зарланасың? Хур итеп кенә калдырырлар, шуңа күрә шаулап йөрмәскә булдым инде.

Безнең авыл

 

Бәйле