1 сентябрь — Белем көне. Укучылар, студентлар өчен бүгеннән яңа уку елы башланачак. Рәсми саннарга караганда, быел Татарстанда 1нче сыйныфка 44 мең 436 бала бара.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем көне уңаеннан татарстанлыларга теләкләрен җиткерде:
«Хөрмәтле татарстанлылар, укытучылар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстанның мәгариф системасында эшләүчеләрне һәм ветераннарны Белем көне һәм уку елының башлануы белән котлыйм!
Һәркемнең тормышында беренче сентябрьдән дә ныграк дулкынландыра торган һәм истә кала торган вакыйга юктыр, ул календарь датасыннан бөтенхалык бәйрәменә әйләнде. Ул һәр яшьтәге, һәм социаль төркемдәге, һәр милләттәге һәм диндәге кешегә кадерле һәм аңлаешлы, чөнки белем — ул кешелекнең бердәм казанышы, ул барыбызны да берләштерә һәм бер-беребезгә якынайта.
Беренче кыңгырау һәм беренче укытучыбыз, безне олы тормыш юлына бастырган яраткан мәктәбебез турындагы хатирәләр балачактан ук күңелдә саклана. Олыгая төшкәч, без вузларда һәм техникумнарда укып, мәктәп партасы артында алган белемнәребезне тагын да үстерергә, сакларга тырышабыз. Олы яшькә җиткәч, булган белемнәребез һәм тәҗрибәбезне үсеп килүче буынга мулдан тапшырабыз.
Бүген “Белем ул — көч” дигән канатлы гыйбарә яңа эчтәлек ала. Гаять тиз, динамик үзгәреп торган тормыш, бүгенге икътисадтагы кискен конкуренция мәгариф һәм тәрбиягә югары таләпләр куя. Уңышлы һәм җитеш булу өчен без дәүләтнең һәм җәмгыятьнең көчен югары квалификацияле белгечләр һәм иҗади фикер йөртүче шәхесләр үстерүгә юнәлтергә, яшьләрдә югары әхлакый һәм гражданлык, ватанны ярату сыйфатларын тәрбияләргә тиеш.
Татарстан мәгарифенең бик күп мөһим юнәлешләрдә лидер булуы куаныч. Билгеле, моңа укытучыларның, профессор-фән хезмәткәрләре берлеге, мәктәпкәчә уку йортлары тәрбиячеләре, тренерлар, энтузиаст педагогларның тырышлыгы белән ирешелде.
Без үзенең мактаулы хезмәте һәм шәхси үрнәге белән яшь йөрәкләргә белемгә тартылу, үткән буынның гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт кертүче һәркемгә чын күңелебездән рәхмәтле.
Яңа уку елы безнең барыбыз өчен дә яңа иҗади хезмәтләр һәм җиңүләр, бөек фәнни ачышлар һәм казанышлар елы булсын! Сезгә тынычлык, бәхет, яхшылык һәм иминлек телим”, диелә Татарстан лидеры котлавында.
Фото: www.tatar-inform.ru