Раяз Фасыйховның талантлы җырчы икәнен беләбез. Ләкин җырчының тагын бер яраткан шөгыле бар икән, ул да булса — ау.
Көзге ау сезоны 15 августта ачык дип игълан ителсә дә, Раяз әле бу көннәрдә генә табигатькә чыга алган. Сөенече белән инстаграм битендә дә бүлешә ул:
Әлеге фотоны урнаштыргач, кемдер Раязга соклануын белдерде, ә менә кайбер интернет кулланучылар аучылыкны бик өнәп бетермиләр икән. Шулай, җырчы битенә язылган бер кеше менә мондый фикерен калдырды:
«Шулкадэр ерак араларны очып кайтып, аннан авырлыклар белән балаларын үстергән кошларны бер кисәк ит яки «ради куража» атып алуны масаерлык дан диеп саныйсыздыр…»