Мәктәпләрдә укучылар атнага 5 көн генә укыячак

Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан.

Дөрес, укулар булмау – ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный.

Ш имбә көннәрендә мәктәптә әти-­әниләр катнашында чаралар уздыру да файдалы булыр иде ди әлеге тәкъдим авторлары. Белем бирү системасында ата-аналарның катнашуы мөһим. Аеруча әтиләрне бала тәрбияләүгә тартырга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен шимбәне укымый торган көн итү турында закон кабул ителсә, һәр мәктәп бу көнне нишләргә икәнне үзе хәл итәчәк, ди.

Ә сез балагызның шимбә ял итүен телисезме?

Марина Ханжина, кибетче, улы икенче сыйныфта укый:
– Минемчә, шимбә укулар булмаса, балалар мәктәпкә бөтенләй килеп тормаслар иде, болай да укыйсылары бик килми бит инде. Без укыган вакытта, авылда «бишле»гә укучы балаларны шимбә көннәрендә укудан азат итәләр иде. Бәлки әнә шундый формада укучыларны кызыктыру отышлырак булыр иде. Икенче яктан караганда, олылар да эшләмәгән көнне кечкенә балаларның мәктәпкә китүләре кызганыч, әлбәттә. Укудан тыш төрле секцияләр, түгәрәкләргә йөри бит әле күбесе, талчыгалар, аралар. Ял кирәк инде сабыйларга, шимбә укымасалар да була.

Фәридә Сафина, укытучы, кызы беренче сыйныф укучысы:
– Беренче сыйныфта укучылар болай да шимбә ял итә. Әти-әниләр арасында балалар ял вакытларын компьютер, телевизор янында уздыра дип зарланучылар күп. Хәзерге балалар китап та сирәк укый бит. Мәктәпкә барсалар, дуслары белән аралаша, дәресләр тыңлыйлар. Айга бер тапкыр шимбәне спорт белән шөгыльләнү, экскурсияләргә, музейларга бару көне итәргә буладыр бәлки. Гомумән, шимбә уку көне булырга тиеш дип саныйм.

 

 

http://www.shahrikazan.com/

Бәйле