Земфира барлык яраткан тамашачыларын Әлмәткә җыя

4 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Нефтьчеләр һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр.

Бәйрәм программасында җырчы Земфира да чыгыш ясыячак диелә. Ул бер сәгатьлек концерт бирәчәк, соңыннан бәйрәм салют белән тәмамланачак.

Земфира күптән түгел Казанда да зур тамаша-концерт оештырган иде. Әлмәттән соң ул Европа шәһәрләре буенча гастрольләргә китәчәк.

Шунысы билгеле, Земфираны күрергә дип,  Әлмәткә  Русиянең башка шәһәрләреннән дә тамашачылар киләчәк.

Шулай ук,  бәйрәмдә хоккей буенча турнир оештырыла.  Президент Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә.

 

Мәгълүмат Бизнес-онлайн сайтыннан алынды.

Фото: www.spletnik.ru

Бәйле