Көзнең беренче ял көннәрен халык, гадәттә, ничек үткәрә? Дөрес, бәрәңге алып!
Җырчылар, артистлар да әлеге эштән читтә калмый. Ни дисәң дә, бәрәңгедән башка табынны күз алдына дакитереп булмый. Шуңа, кыш көнен тәмле бәрәңге ашыйсың килә икән, аны утыртырга, үстерергә һәм, әлбәттә, алырга кирәк.
Бу ялларда артистлар сәхнәне бәрәңге бакчасына алмаштырып, эшкә чыкты.
Рөстәм Гайзуллин гаиләсе белән Дөбьяз авылында уңыш җыйды. Ялы да, эше дэ бергә үрелеп барган аларның. “Монысы да булды!) Аллага шөкер! Помощниклар булгач рәхәт!) P.S.- Бәрәңгене чүпләп ташып бетергән арада, чиләк белән каплап, учакта пешкән бәрәңге белән тавык бик тәмле булды”, дигән Рөстәм инстаграм челтәрендә.
Вадим Захаров та авылга кайткач, эшнең иң кызу чагына туры килгән:
Ә менә Илназ Сафиуллин башка эш белән мәшгуль иде, ул Биектау районында бура күтәрде:
Ландыш Нигъмәтҗанова да бакчадан ерак булды. Ул якшәмбе көнне түшәм буяган:
Төп фото: top68.ru