«Соңгы атнага кадәр сер итеп сакладык», ди өч игезәк бала анасы Резидә Камбетова

1 июнь – Балаларны Халыкара яклау көнендә Чаллыда яшәүче Резидә һәм Айдар Камбетовлар гаиләсендә өч бала дөньяга килә. Өч кыз! Сөбханалла, инде аларга өч ай булды. Шул уңайдан, яшь әнинең хәлләрен белешеп алырга булдык.

– Минем буш вакытым кызлар үсеп җиткәч кенә булыр, мөгаен. Менә әле кайсы йоклый, кайсы ашый, кайсы чират көтеп ята,  дип сүз башлады күп балалы ана.

Айдар белән Резидә тумышы белән икесе дә Чаллыдан. 2012 елда гаилә коралар. Резидә шәфкать туташы, Айдар  массажист булып эшли. Яшь гаилә өйләнешкәннән соң да бала алып кайтырга ашыкмый. Фатир алырга, дип акча җыя. Ходайның рәхмәте белән, фатир алып озак та үтми, Резидә авырга уза.

– Хастаханәгә эләкмәгән булсам, авырлы икәнемне белмәгән дә булыр идем әле,  дип көлә  Резидә. – Шуннан соң нарасыебызны дүрт күзләп көтә башладык. Үземдә бернинди дә үзгәрешләр сизмәдем. Беренче УЗИга баргач шаккаттым. “Монда бит өч бала”,  дигән сүзләрне тонык кына хәтерлим. Елап җибәрдем. Шатлыктан еладыммы, куркуданмы… Белмим. УЗИ ясаучының да күзе маңгаена менде. Шул арада минем өч бала көтүем хастаханә буйлап таралган иде инде,  дип искә ала ул.

Айдар белән Резидәнең ике яктан да игезәк туганнары бар. Яшь гаиләне исә Ходай тагын да арттырыбрак бүләкли. «Ирем соңгы УЗИга кадәр “Бәлки берәрсе малай булыр?”  дип өметләнеп йөрде.  Ә мин карынымда өч кыз йөртүемне йөрәгем белән тойдым. Әйтергә генә җиңел, өч бала бит! Бу хакта дус-ишләргә түгел, әти-әнигә дә әйтмәдек хәтта. Соңгы атнага кадәр ирем белән сер итеп сакладык» ди бәхетле ана.

Сабыйлар якты дөньяга июль уртасында гына туарга тиеш була әле. Әмма, июньнең беренче иртәсендә, әнисен беренче тапкыр әни, әтисен әти итеп җиһанга Ралия аваз сала. Аның артыннан игезәк кызлар Камилә белән Мәликә дә калышмый. Игезәкләр ике кило чамасы булса, Ралия алардан аз гына кечерәк – 1330 гр тирәсе булып туа.

Шөкер, бүген инде сөярлек булганнар. Беренче мәлләрдә кайсы җиреннән тотарга белми азапланган вакытлары да була Резидәнең. Беренче тапкыр әни булуы бит! Бәхетенә, оныкларын карашырга дәү әниләре килгән. “Өчебезгә өч бала”,  дип көлә яшь ана.

– Бик күңелле бездә. Берсе елый башласа, аңа икенчесе кушыла, өченчесе күтәреп ала. Характерлары да, тавышлары да төрле. Беренче авазларыннан ук аерам. Баштарак Ралияне монысы бик тыныч ахры, дип уйлап йөргән идем. Карап торам да, анысы усалрак булыр, мөгаен. Игезәкләр бер-берсенә ике тамчы судай охшаш. Ралия алардан чак кына аерыла. Әмма аны кешеләр сизми.

Бүген балаларның икесе йокы бүлмәсендә, өченчесе залда йоклый. Урамга исә игезәкләрне бер, Ралияне аерым арбага салып чыгалар. Бөтен Чаллыны бетереп эзләсәләр дә, өч бала сыешлы арба тапмаган Камбетовлар.

— Сөтем беренче көннән үк җитмәде. Шуңа балаларны ясалма сөткә ияләштердек. Башка чара юк. Бер банка смесь өч көнгә генә җитә,  ди күп балалы ана.

 бала игезщк

Чулпан ШАКИРОВА, Интертат

Бәйле