Николай Валуевны Актүбәгә нигә чакырганнар?

Тиздән Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсенең олы бәйрәме — 60 еллыгы булып уза. Шул уңайдан бокс һәм кикбоксинг буенча ачык республика турниры оештырылачак.

Турнир 10 сентябрьдә Актүбә бистәсендәге “Барс” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә булачак.

Әлеге чарага бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев та чакырылган.

Ярышлар сәгать 10да башлана.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий