«Урман кызы» Гөлназ Сибгатуллина, сагыз сатып, йорт җиткезә

Балтач районы Борбаш авылында яшәүче Гөлназ Сибагатуллина тормышын урманнан башка күз алдына да китерми. Үзе дә көлеп: “Тәпи киткәннән бирле урманда инде мин”,  дияргә ярата.

Ярату бер хәл, урманга барып, матурлыкка гына сокланып йөри торганнардан түгел ул. Табигать хәзинәсен җыеп сатып, өстәмә керем алуны да максат итеп куйган.

Гөлназ ханым өчен “урак өсте” каен җиләге өлгергән чордан башлана. Быел да ул 3 литрлы банкасын 1200–1500 сумнан сатып, 25 меңләп акча эшләгән. Каен җиләге кибәргә өлгерми, кура җиләге пешә. Быел анысы да котырып уңган. Тырыш ханым бер кило җиләкне 150 сумнан саткан.

– Кызым белән урманга баргач, аю очрады быел, – ди Гөлназ ханым. – Котларыбыз очты. Бәхетебезгә, тимәде үзе. Игътибарын артык җәлеп итмичә генә тизрәк качу ягын карадык.

— Моннан соң урманга бармагансыздыр инде?, дим.

— Икенче көнне үк чыгып киттек. Бер урманга ияләшкән кеше аннан башка яши алмый инде ул… Гөмбә җыю да – яраткан шөгылем. Безнең якларда ак гөмбә, гөреҗдә (грузди), рыжикны очратырга була. Аны өч литрлы банкага тозлап, 1000 сумнан сатам…

Боларын Гөлназ ханым өстәмә эшкә генә саный. Төп шөгыле исә – урман сагызы җыю. Хәтта шул акчага йорт җиткергән, дип тә сөйлиләр аның турында.

– Монысы инде балачак шөгыле. Шуңа күрә күңелгә аеруча да якын. Балачакта урманга абыйлар белән йөреп, сагыз җыя идек. Шул кәсеп каныма сеңеп калды, дип көлә Гөлназ ханым.

Урман сагызын кара чыршыдан алалар. Әзер продукция булганчы шактый күп юл үтә икән әле ул.

– Сагызны “отвертка” белән борып алабыз. Аннан соң аны кайнатырга кирәк. Кайнаганда яныннан бер секундка да китеп булмый. Уттан иртәрәк алсаң, сыек була. Озаграк тотсаң, катып китә. Аны суга тамызып, чәйнәп карарга кирәк. Сагыз бик тиз яна, ут-күз чыгу ихтималы да бар, Алла сакласын!

Әзер сагыз биш сумлык акча зурлыгында, әмма аннан калынрак була. Сатудагы бәясе өч сум. Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, сагыз саткан акча Сибагатуллиннарның барлык чыгымнарын капларга җитә икән.

— Мамадыш, Арча, Кукмара якларына чыкканда өчәр мең алам. Кибетләргә 500 данә биреп калдырам. Бик тиз бетә. Тагын илтәм,  ди “урман кызы”.

Урман сагызының файдасы гаять зур. Аны ашказаны авыртучылар да рәхәтләнеп чәйни ала. Казналарны да ныгыта, ангинадан да булыша. Кукмара якларында балавыз һәм туңмай белән кушып, ярылган урыннарга сөртү өчен махсус май ясыйлар.

– Безнең балалар кибет сагызын чәйнәп үсмәделәр. Урман сагызы экологик яктан чиста. Ялгыш йотылса да, ашказаны үзе эшкәртә. Үзебез дә шуны чәйнибез. Бу безнең яшәү рәвеше инде. Туктый алмыйбыз. Кышын чаңгы белән дә барып җыеп кайтабыз,  ди уңган ханым.

Табигать байлыкларыннан гына түгел, кош-корт үстереп сатып та акча эшли белә тиктормас ханым. Җәй башында алган 150 бройлер чебешен инде сатып бетергән. Хәзер икенче партияне үстереп яткан мәле. 150 баш үрдәк тә эшкәртелеп, үз хуҗаларын табып бетерә язган. Гөлназ ханым бер үрдәкне эч-башы белән 1000 сумга сата. Шуның өстенә, Сибагатуллиннар ихатасында 200 каз өлгереп килә. Хуҗабикә казның түшкәсен – 1500, эч-башын 300 сумнан сатарга уйлап тора.

Чулпан ШАКИРОВА, Интертат

Бәйле