Татарстанда рак белән авыручылар арта, хәбәрче ак халат киеп аларны төшереп кайта [видео]

Табиблар Татарстанда яман шеш һәм психик авырулар артуын белдерә. Белгеч фикеренчә, сәламәтлеккә зыянлы җитештерү урыннарын төзү, халыкның тормыш хәле начараю да моңа сәбәп булып тора.

Соңгы елларда Татарстанда яман шеш белән чирләүчеләр дә, рухи авырулар да артуга таба гына бара. Яман шеш авырулары артуда Татарстан Русия күрсәткечләрен дә узып киткән.

Рухи авыруларга караган чынбарлык рәсми саннарга бөтенләй туры килми. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры Илшат Халитов Азатлыкка белдерде. Аның сүзләренчә, табибка мөрәҗәгать иткән авырулар гына санала, ә психиатрга күренмәгәннәр дә бик күп. Ул Татарстанда рухи яктан сәламәт булмаганнар елдан-ел арта бара дип әйтә.

«Чит илләрдә халыкның 10-15 процентын психиатрларга күренеп торса, безнең илдә күпкә кимрәк. Без Германия, АКШ кебек илләрдән сәламәтлерәк дигән сүз түгел әле бу. Сәбәп шунда – безнең халык психиатрларга йөрми, куркалар. Бу – безнең үзенчәлек.

Рухи чир белән авыручылар, чыннан да, елдан ел арта. Сәбәпләре: олыгаю, урбанизация: зур шәһәрләр, мегаполисларның барлыкка килүе, стресслар, мәгълүматның күп булуы шулай ук сәламәтлеккә тәэсир итә. Кешенең баш мие әлеге мәгълүматны эшкәртеп бетерә алмый. Мәктәптә уку програмы да кыенлаша. Гомумән әйткәндә, яшәү авырлаша һәм бөтен кеше дә тормышының катлаулануына ияләшә алмый, әлеге үзгәрешләрне авыр кичерә», ди Халитов.

Рәсми саннар Русия белән чагыштырып караганда, Татарстанда рухи чир белән авыручылар азрак икәнне күрсәтә. «Әмма без сәламәтлерәк дигән сүз түгел әле бу. Мондый аерма республикабызда психиатрларның аз булуы белән аңлатыла», ди Халитов.

Татарстан яман шеш авырулары артуда Русиядә иң алда

2011 елдан 2015 елга кадәр хасталар саны 13 процентка арткан

Татарстанда яман шеш белән авыручылар да артуга таба бара. Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы урынбасары Луиза Карпенко сүзләренчә, 2011 елдан 2015 елга кадәр хасталар саны 13 процентка арткан. Татарстан әлеге чир арту тизлегендә Идел буе федераль төбәген дә, Русияне дә узып киткән. Дүрт ел эчендә яман шеш белән чирләүчеләр Идел буе бүлгесендә 11, ә Русиядә 7 процентка арткан.

«Хатын-кызлар арасында беренче урында сөт бизе шеше – 29 процент. Юан эчәк шеше икенче урында. Ирләрдә беренче урында җенес бизе яман шеше авыруы тора, ул 18 процент тәшкил итә. 2016 елның алты аенда, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда яман шештән вафат булучылар саны 2,07 процентка үскән», ди Карпенко. Ул күбрәк өлкән яшьтәгеләр бу дөньядан китә дип әйтә.

Бәйле