Казанлылар яңа ачылган һәйкәлдә туктап торып фотога төшә [видео]

Чернышевский һәм Профсоюзный урамнары кисешендә бик кызыклы яңа һәйкәл ачылды. Монда сез кыз, малай һәм этне күрә аласыз. Бу скульптураны «Городская стоматология» Казанга бүләк иткән, һәм ул балалар дуслыгына, ышанычлыкка багышланып куелган.

«Мине кешеләрдә позитив уйлар, эмоцияләр уята , аларга матурлык һәм ямь бирә торган композиция ясарга сорадылар», — дип әйтә сынчы Фәнил Вәлиуллин. Геройлары кыз, малай һәм эт булачагы шунда ук билгеле булган, композициясе генә бераз уйларга мәҗбүр иткән. Төрле уйлар булган: балалар качышлы уйный, китап укыйлар. Ләкин сынчы хәзерге вакытта клиника каршысында куелган вариантта тукталган.

«Күбесе малай кызны эттән коткара дип шаярталар, ләкин бу алай түгел. Малай кызга парапетка менәргә ярдәм итә», ди Фәнил Вәлиуллин.

Балалар фигураларын Екатеринбург металл коючылары эш иткэн, ә Казанга аларны җиңел автомобиль багажнигында җиткергәннәр.

Фәнил Вәлиуллин һәйкәлнең ныклыгына, чыдамлыгына зур игътибар биргән. Моның сәбәбе вандаллардан коткару тугел. Балалар «малай һәм кыз белән» уйнаячаклар, һәм скульптура аларның авырлыгын чыдарга тиеш.

Хәзерге вакытта сынчы сентябрьдә Компрессорный урамындагы онкологик үзәк янында куелачак табиблар бюстлары өстендә эшли.

Мәгълүмат ПроКазан сайтыннан алдынды

Фото kznportal.ru сайтыннан

Бәйле