200сум акча МакSимның Казанны ярату-яратмавын күрсәтте

Танылган җырчы MaкSим Центробанк оештырган бәйгедә тавышын Казан өчен бирә.

Белгәнебезчә, Татарстан башкаласы — 200 сумлык банкнотаcында урын алуга претендентларның берсе.
Үзенең “Инстаграм”ында Марина Максимова Татарстан башкаласын сайларга өнди.

https://www.instagram.com/p/BKGyZeogDaY/?taken-by=maksimartist

“ Туган ягым белән горурланырга тагын бер сәбәп барлыкка килде: Казан 200 сумлык купюрасында лаеклы урын алып тору бәйгесендә финалистлар исемлегенә керде. Минем белән бергә Казан өчен тавыш бирегез!”, дип язган МакSим.
Бу язуга ул #200Казань хэштегын һәм Татарстан башкаласы өчен тавыш бирер өчен “Твоя Россия” сайт адресын (http://www.tvoya-rossiya.ru/ ) теркәп куйган.

Фото http://vk.com/maksimsing сайтыннан алынды.

Бәйле