Болгарда яшәүче хатын чит кешегә банк реквизитларын биреп гаиләсен авыр хәлдә калдыра

Татарстанның Изге Болгар шәһәрендә яшәүче 50 яшьлек ханым полициягә банк счетыннан 220 мең сум акчаның юкка чыгуы турында сөйли. Бу хәлне ул СМС хәбәрне алгач кына белгән.

2016 елның июль аенда ханым интернет-сайтларның берсендә мал-туарны сату турында белдерү куйган. Аның белән бер ир-ат элемтәгә кергән. Сату турында килешкәч, ир-ат акчаны күчерер өчен банк картасының реквизитларын сораган.

Ханым бер дә белмәгән кешегә үз картасының гына түгел, хәтта ире һәм кызының карта реквизитларын хәбәр иткән. Шуннан соң бу ир-ат юкка чыккан, элемтәгә керми башлаган, ә өч айдан соң, 6 сентябрьдә, счеттан барлык акча юкка чыккан.

Соңгы көннәрдә ханым һәм аның туганнары, бүтән счетлардан акча юкка чыкмасын өчен, карталарының эшчәнлеген вакытлыча туктатканнар.

Бүген җинаятьченең абонент номеры Татарстанда теркәлгәне билгеле.

Мәгълүмат «События» сайтыннан алынды

Фото Яндекс сайтыннан

Бәйле