Радик Юльякшин белән Гүзәлия клип төшергән Казандагы «Черек күл» тиздән яңартылып ачыла

18 нче сентәбрьдә “Черек күл” паркының беренче өлешен яңартып төзелүдән соң ачылуы планлаштырыла. Моның турында Татарстан Республикасы президентының ярдәмчесе Наталия Фишман үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итә.

“Беренче өлешенең ачылуы бер атнадан соң, якшәмбе көнне булачак. Моңа һаман ышанып җитә алмыйм, ниһаять!”, дип әйтә ул.

Хәтерләсәгез, яңартып төзелүне тәмамлау вакыты күчте, моңа кадәр беренче өлешнең ачылуы август ахырында планлаштырылган иде.

Яңартып төзелүнең ничек барганын сез бу видеода күрә аласыз:

Фото ttps://yandex.ru/images/search сайтыннан

 

Бәйле