Җырчы Гөлсирин Абдуллина инде каз өмәсендә катнаша башлаган [фото]

Җырчы Гөлсирин дусларын Каз өмәсе бәйрәменә чакыра. “Без менә шулай итәргә булдык әле бүген. Тышта яңгыр ява, ә өйдә өмә бара!”, ди ул.

Һәм шунда ук, кешеләрне кызыктырып: “Ә безне кичкә үрдәк бәлеше көтә! Ммммм ням-ням-ням”, дип өстәп тә куя.
Чыннан, да туганнарың һәм якыннарың белән җыелып, татар халык йоласының серенә чумып, үзеңне бөек халкыбызның бер өлеше итеп тоюдан да яхшырак нәрсә юктыр.

Ә кешеләр кызыкмыйча калмый. Фото астына “Бәлеш төбен алып керерсең”, дип язганнар.
Хәтта: “Син үрдәккә әйт. Берәр дустын алсын да Казанга килсен кунакка. Бездә үрдәк яратабыз”, дип шаяртканнар.

https://www.instagram.com/p/BKK-j68BfzU/?taken-by=gulsik93

Бәйле