“Син миңа туган түгел, ваз кичтем синнән!” [булган хәл]

Энебез хатыны белән аерылышкач эчә башлады, менә 5-6 ел инде туктамыйча эчә. Без аны хатыны бозып киткәндер дип уйлыйбыз инде, чөнки моңарчы эчми иде бит ул.

Никах белән ике-өч ел тордылар алар, туйга барып җитә алмадылар. Аннары ул хатын башка ир табып йөри башлады, шуңа кияүгә чыкты хәзер. “Вконтакте”да карыйм мин аны кайчак – кияүдә, шат йөзле. Энебезгә күрсәткәнем юк инде аның шат чыраен, киресенчә, тагын да ныграк боегып калыр. Менә шулай: аерылышуга берсе шат, ә икенчесе эчүгә сабышты…

Ул хатын эшләргә яратмады. Монда безнең әниләргә кайтканда да аягын бөкләп утыра иде дә, кыймшанмый иде. Кибеттә сату сатып карады, аннары сөт заводына керде, басылып эшли алмады. Гаиләне безнең энебез тартты. Ахыр чиктә хатыны энебезне барыбер ташлады, чыкты да китте. Ә энебез аны яраткан ахрысы, бик авыр кичерде, эчүннән туктый алмый менә хәзер. “Ташларга көчем юк, күземә әллә ниләр күренә. Берәр әйбәт әбигә алып барыгыз мине, өшкертегез”, дип әйтә. Ул хәзер гел айныймый инде. Әле 35е дә тулмаган. Әнидә яшәгәч, аны да интектерә, азаплап бетерде инде. Әнинең пенсиясен көтеп кенә тора,булмаса, эчәрлеккә урамда барыбер таба. Аракы дигәндә акчаны каяндыр табалар бит алар. Ашарга дигәндә тапмасалар да, эчәргә дигәндә шундук табыла. Кайнар ноктада хезмәт иткәне өчен 2 меңнән бераз гына артыграк пенсиясе дә тамып тора. Иртә таңнан эчә башлый. Теге хатыннан балалары да булмады, баласы булса, бәлки тыелыр иде дә.

Кайчак шабашкага алып киткәлиләр, берәр атнага чыдый да, аннары тагын кайтып эчәргә тотына, озаклап эшли алмый. Чирләп тә күрсәтте инде, көзәннәр дә җыерды үзен, сырхауханәләргә дә салып карадык. Юк инде, юк, булмагач булмый. Аннан кайта да, тагын эчә башлый. Инде аптыраган. “Әллә, мин әйтәм, әнкәй, урамда үлеп кенә калсын микән соң бу”,  дип тә карыйм. Карап торып үтерәсе дә килми бит әле аны, кызгандыра да, ни дисәң дә энекәш бит. Тагын барып, юллап кайтабыз. Авыл халкы шакката инде, ничек үлми микән соң әле бу диләр. Ашап эчә бит ул, ашамыйча эчсә, күптән үләр иде. “Ник эчәсең?”  дип тә карыйбыз. “Минем эчмәсәм кан тамырларым тарая да, кан йөрми башлый”,  ди ул. Бәйләп тә куеп караганыбыз бар. Акыра, бәргәләнә, аңлатып бетерә торган түгел. Гади генә алкоголизм түгелдер бу дип шикләнәм.

Дөресен генә әйткәндә, аның хатыны да эчәргә ярата иде. Үзе сыралар алып кайтып утырта иде. Энекәшне аклыйсыбыз да килә, гаепне хатыннан гына да күрергә кирәк түгеллеген аңлыйбыз. Бер караганда, энекәшне күрә алмыйбыз, икенче караганда, күз яшьләре белән елаганда, кызганыч та. “Туктый алмыйм бит! Берәр нишләтегез инде!”  дия-дия елый инде ул. Кайчак айнып, көне буена айнык йөри ул. Ләкин төнгелеккә барыбер ни дә булса алып кайтып куя, шунсыз йоклый алмыйм мин ди. Ул аек көннәре бик сирәк инде аның. Ике-өч айга каядыр өч-дүрт көн җыела микән? Аек дигәне дә шул кадәр генә инде аның, йөрәген кая куярга белмичә аптырап, сызланып кына йөри.

Берзаман ниндидер рекламага ышанып, Казандагы бер клиникага йөртә башладык. Атна буена йөрдек. Аруланган шикелле булды. Ләкин дәвалау курсы тәмамланып атна-ун көн узды микән – кабаттан эчәргә тотынды! Анда ниндидер уколлар салганнар иде, әллә ялган булды шунда, аңламадык та. Чаллыда да уколлар ясатып карадык, “кодирование” булды анысы. Баш сөягенә зур энәләр кадап укол салдылар. Белмим, бәлки кемгәдер файдасы тия торгандыр, ләкин безнең энебез шул кодированиедан соң тагын да катырак эчәргә тотынды. Эчеп үлгәнче дип, аптырагач, теге кодирование дигән нәрсәне “сүндереп” кайттык. Шул кодированиедән соң кайбер кешеләр әллә куркып, әллә чынлап та эчесе килүдән бизеп, туктыйлар бит. Минем бер танышымның ире, шуннан кайткач, аракы исеннән үк коса торганга әйләнде. Безнең энебез туктамады бит, әллә акча гына суыра торган шарлатаннар эләкте? Аннары берзаман күрше авылдагы бер карчыкка алып бардык, ул энекәшне өшкерде, алып чыгып костырды. Шуннан соң энекәш ике ай эчмәде, янында эчеп утырсалар да капмады. Үзем дә шаккатып йөргән идем аңа ул вакытта. Ул әби үлгән диделәр инде.

Берәр утрау булса, шунда гына илтеп атыр идек, юк бит. Үзебез дә шушы авылда торгач, бик авыр. Урамда очрап, өебезгә килеп, арттан калмыйча: “Апай, апай, бер генә чүлтилек бит инде”,  дип сөйрәлеп йөри. Урам уртасында галуш белән тотып кыйнадым да инде, эндәшмә миңа дидем. “Син миңа туган түгел, ваз кичтем синнән!”  дидем. Бераз гына тукталып торса, ничек тә өйләндереп булмасмы дип тә уйлыйм. Ераграк авылдан, эчкәнен белми торган кеше булса, кияүгә чыгып, энекәшне рәткә китерә алмас иде микән? Дулаганда, участковыйны чакырганыбыз бар. Штраф язды да китте, анысын да без түләргә тиеш. Ник алып китеп япмыйлар аны? Нишләргә? Мин белмим, мин җиңелдем.
Исерекнең апасы. Мамадыш районы.

Безнең авыл

Бәйле