ГАИ нигә яңадан кул радарларына мөрәҗәгать итә?

Татарстанда ГАИ хезмәткәрләре яңадан кул радарларына мөрәҗәгать итәчәк. Бу елның җәендә, автомобиль йөртүчеләрнең күп зарлануларына күрә, бу әсбапларны куллану тыелган иде. Шулай ук кул радарларын кире кагу ришвәтчелеккә каршы көрәшкә ярдәм итәр дип саналды.

Юл полициясе хезмәткәрләрен яңадан радарларга мөрәҗәгать итәргә соңгы ел дәверендә һәлакәтләр саны артып торуы мәҗбүр итте.

Мәгълүмат «Московский комсомолец» сайтыннан алынды

Бәйле