Рөстәм Миннеханов троллейбуста һәм трамвайда билет өчен түләгәнме?

14 сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэриясе тарафыннан сатып алынган яңа троллейбуста елга портына кадәр йөреп килде. Сез аның инстаграмында “Яңа троллейбуста сәяхәт” дип кертелгән кыска роликны күрә аласыз. Ә менә берничә тукталыш баруы өчен 25 сум түләгәнме, сер булып кала. Күзәтүчеләр, президент бюджет хисабыны бушка йөреп килгән дигән фикердә.

Рөстәм Миңнеханов чәршәмбе 6 трамвай һәм 4 троллейбус белән танышты. Сүз уңаеннан, быел июль-августта республика хакимияте булышлыгы белән «Метроэлектротранс» берләшмәсе 30 троллейбус һәм 12 трамвай кайтару турында килешү төзегән иде. Соңгы 9 ел эчендә Казанга 203 троллейбус һәм 82 трамвай сатып алынган.

Шулай ук Рөстәм Миннеханов яңа трамвайны да сынап карады һәм, «Яңа трамвайда сәяхәт» дип, видео, фотолар куйган.

Бәйле