Бер “бәрән” икенче бәрәнне Корбан гаетенә алып барганда җәяүлене бәрдерә

13 сентябрьдә, Татарстанның Буа төбәгендә 40 яшьлек Казан кешесе Chevrolet Cobalt машинасында 38 яшьлек Тингәш авылындагы тора торган җәяүлене бәрдерә.

“Байрак” район гәҗите мәгълүматы буенча, рульдә барган абзый багажнигында Корбан гаетенә чаласы бәрәнне алып барган.

Көндезге сәгәть бердә Ирекле стан – Кият – Яшевка трассасынын 31 чакрымында Chevrolet машинасында барган кеше тизлеген арттырган һәм дөрес урында чыкмаган  җәяүлене бәрдереп үтергән. Авыр җәрәхәтләнгән кеше ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.

Рульда булган кешене, читкә чыгу тыела (подписка о невыезде) дигән кәгазьгә кул куйдырып, өенә кайтарып җибәргәннәр. Тимер аты штрафлы машиналар тоту урынында тора, хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.

Бәйле