Казанда «Maximus» фитнес-клублар челтәре спам җибәргәне өчен ябылырга мөмкин

Казанда “Maximus” фитнес-клублар челтәренә каршы шикаять биргәннәр.

Июль ахырында бу компания “9000 сум – ФИТНЕС + БАССЕЙН! Бәяләр күтәрелгәнче килергә җитеш! Бүген генә! 2101111” дигән спам-хәбәр җибәргән. Адресатларның берсе кәнагәтьсезлеген белдерде: ул реклама СМСларын алырга рөхсәтен бирмәгән. Абонент моның турында Татарстанның монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә шикаять биргән. Бу эшне 29 сентябрьдә тикшерәчәкләр.

Мәгълүмат e-Kazan.ru. сайтыннан алынды

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий