Мәскәү матбугаты: Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин эшеннән китә

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Дәүләт Думасына сайлаулардан соң эшеннән китәчәк. Аның белән кәнәгатьсезлек инде күп вакыт дәверендә дәвам ителгәне ачыкланды. Идарә тармагы хезмәткәрләре кулга алынгач, Александр Бастрыкинны эшеннән чыгару турында карар кабул ителде.

Тикшерү комитетының яңа җитәкчесе Бастрыкинның урынбасары Игорь Краснов булыр дип санала. Хәзерге вакытта ул “Рус милләтчеләре хәрби оешмасы эше өстендә” һәм Борис Немцов үтерү буенча тикшерүне алып бара. Бу вазифага кандидат булып шулай ук Петербург губернаторы Георгий Полтавченко карала. Русиянең президенты сүзчесе Дмитрий Песков Бастрыкинның эшеннән чыгуы турында беренче тапкыр ишетүен белдерде. Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин (аның эшеннән чыгарылуы турында 14 сентябрьдә билгеле булды) бу хәлгә үз фикерен әйтергә теләмәде. Тикшерү комитетыннан киткәч, ул “Русгидро” директорының урынбасары вазифасын алырга мөмкин.

Әйтеп үтик: Александр Барыкин 2007нче елдан Русиянең тикшерү комитетын белән җитәкчелек итте. 2010нчы елда, тикшерү комитеты аерым идарә тармагына әверелгәч тә, Бастрыкин аның җитәкчесе булып калды. 14 сентябрьдә Владимир Маркинны, плагиатчылыкта гаепләнгән өчен, эшеннән чыгарылуы турында беленде. Ул шулай ук идарә тармагы барлыкка килүдән бирле шунда эшләгән иде.

2016нчы елның җәендә ришвәт алган өчен тикшерү комитетының югары вазифаларын үтәгән өч хезмәткәр кулга алынды: шәхси куркынычсызлык идарәсе җитәкчеләре Александр Ламонов һәм Михаил Максименко, шулай ук Мәскәү идарәсе җитәкчесе урынбасары Денис Никандров. Алар җинаятьчеләр арасында авторитет булып саналган Захарий Калашов (кушаматы “Шакро Молодой”) тарафдарларын яклаган өчен гаепләнәләр.

Мәгълүмат Meduza.io сайтыннан алынды

Бәйле