Матбугат: Казакъстан президентының туганы Татарстандагы «Макдональдс» рестораннары челтәрен сатып ала

“Макдональдс” рестораннары челтәре ябылуы хакында хәбәрләр Казакъстан президентының туганы, эшмәкәр Кайрат Боранбаев федераль монополиягә каршы хезмәт оешмасы хуплавы белән франшиза һәм Татарстандагы бу рестораннарның бар челтәрен сатып алуы белән бәйле булды.

Бүгенге көндә «Макдональдс» рестораннары элеккечә халык өчен ачык, анда эшләгән хезмәткәрләргә шул ук вазифалар һәм эшләгән урыннар тәкъдим ителәчәк.

Бу ресторан бик популяр урын алып тора. 2016 елның май аенда Татарстанда 15нче “Макдональдс” барлыкка килде. Аны Мамадыш трактында ачу инде 3 ел элек билгеле булган, шәһәрнең башкарма комитеты тарафыннан 2,5 мең квадрат метр урында ресторан төзергә рөхсәт бирелде.

Мәгълүмат ProKazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле