Мәхкәмә карары буенча Казанда баласын югалткан хатынга 37,5 мең сум акча түләмәкчеләр

Казанның Мәскәү районы мәхкәмә карары буенча, башкаланың 16нчы клиник хастаханә  яңа туган бала үлеме өчен 37,5 мең сум акча түләячәк. Моның турында 15 сентябрьдә хокуклар яклый торган «Хокук зонасы” оешмасы хәбәр итте.

2014 елның сентябрендә шәһәрнең 16нчы хастаханәсендә Анна Батыршина кыз тапкан, ләкин 13 көннән соң бала үлгән. “Ак Барс Мед” компаниясе, хастаханәне тикшереп чыккач, хезмәткәрләрнең эшендә 20дән артык хата тапкан. Тиеш рәвештә уздырылмаган респирацияле һәм медикаментлар терапиясе аркасында баланы коткарып кала алмаганнар.

2015 елның маенда хастаханәдә бала үлгәне турында мәгълүмат “Хокук зонасы”на җиткерелгән. Мораль зыян китергән өчен компенсация соралып, дәгъва гаризасы язылды. Мәхкәмә табиблар эшендә булган хаталарны раслады.

Мәхкәмә карары буенча, Анна Батыршинага 25 мең сум – хастаханәдә дөрес ярдәм күрсәтмәгән өчен, шулай ук 12,5 мең бала табучының хокукларын бозу өчен компенсация түләнәчәк. Дәгъва гаризасында бер миллион соралып язылган булган.

Бу хатынның хокукларын “Хокук зонасы” оешмасы, шулай ук “Акцент” төркеме яклап чыкты. Алар хөкем карары белән килешмиләр һәм Татарстанның Югары судында Анна Батыршина хокукларын яклауны дәвам итәргә җыеналар.

 

Мәгълүмат inkazan.ru сайтыннан алынды

Фото: www.google.ru сайтыннан 

Бәйле