Төнге янгын. Башкаланың Мавлютов урамында сату урыннары яна [ФОТО]

15 сентябрь иртәсендә  Мавлютов урамындагы сату урыннары яна. Сәгать төнге икедә ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләргә Идел буе районында куркыныч утлы хәл турында хәбәр килә.

1

Алар  килеп җиткәч, олы сәүдә күшәге ут астында калганы беленә. Бу хәл урынында булган сакчы башта ут белән үзе көрәшеп караган, ләкин, ут өстенлек ала башлагач, янгын сүндерүчеләрне чакырырга мәҗбүр булган.

3

Ут килеп чыккан бер катлы базар бинасында тулы площаде 300 кв. метр булган, монда 18 сату киоскы саналган. Электр матдәләр сата торганы эчендә  ут чыга. Эчтә кеше булмый, ләкин ут якында торган сату нокталарына күчә алган.

2

Сәгать 02:15 коткаручылар ялкынны сүндерәләр. Бүтән биналарга ут күчеп җитешми. Бу янгында өй җиһазлары һәм электр әсбаплары янып бетә. Янгын 15 кв. метрга тарала.

Алдынгы юрама буенча, ут чыгу сәбәбе электр әсбап эксплуатация кагыйдәләрен бозу аркасында була.

Мәглүмат efir24.tv сайтыннан алынды
Фото: http://info.tatcenter.ru/

Бәйле