Чаллыда өч машинага ут төртүнең сәбәбе билгеле

Чаллыда 14 сентябрь төнендә магнитола урлауны яшерер өчен өч автомобильне яндырган җинаятьчеләрне тотканнар. Моның турында шәһәрнең эчке эшләр идарәсе әйтте.

Беренче тапкыр — “Ока” янганы турында – 2:30 сәгатьтә, ә биш минуттан “Лада Калина” яна дип хәбәр килгән. Бу ике машина тулысынча янып беткән, шулай ук якында торган KIA Sportage машинасына зур зыян тигән.
Өч егеткә каршы җинаять эше ачылды.

Тотылгач, алар шул төнне нәрсә булганын сөйләп бирделәр. Эчеп утырганда, егетләр “Лада Калина”ны урларга булганнар.
“Тәрәзәсен ватып, машина эченә кереп утырганнар, ләкин кабыза алмаганнар. Шунда алар магнитоласын алып китеп, инде “Ока”ны урларга уйлаганнар. Монысы да барып чыкмагач, егетләрнең берсе, ватып ачканны һәм урлаганны яшерер өчен, ике машинага да ут төрткән” дип сөйләделәр полиция хезмәткәрләре. Хәзерге вакытта бу җинаять эше буенча тикшерү эше алып барыла.

Мәгълүмат ProKazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле