9 сентябрь Татарстанның Мамадыш районы Урта Сөн авылында коточкыч фаҗига булды. 89 яшьлек Нурлыбикә Әгъмалованы ихатадагы үгез сөзеп үтерә. Кешене әҗәле йөртә, диләр. Шулай булмаса, әби үгезләр янына барып керер идемени?
– Гомерендә дә тик утыруны белмәгән, бик чая, ут әби иде мәрхүмкәй, дип сүз башлады Сөн авыл җирлеге рәисе Мансур Сәлахов. – Бер минут та эшсез тора алмады. Гайбәт сөйләми, сабыйларча эчкерсез, шатланып көлә… Бөтен урамның ямен үзе белән алып китте. Бигрәк үкенечле үлем…
Нурлыбикә әби улы һәм килене тәрбиясендә яшәгән. Улы авылдан китеп эшли, килене күрше авыл балалар бакчасында пешекче. Бу көнне дә алар иртән-иртүк эшкә чыгып китә.
Фаҗига көндез, сәгать бер белән ике арасында була. Аңа кадәр әбекәй урамда йөри, күршеләренә кереп чыгарга да өлгерә. Әйтерсең, бәхилләшеп йөри… Әллә күңеле сизеп, бер күршесе: “Нурлыбикә апа, үгезләр янына керә күрмә, улакларында ризык бар”, дип тә кисәтә.
Маллар кычкырмый тормый бит инде. Кайбер хайван алды тулы ризык булса да гел мөгрәп тора. Ихатадагы үгезләр да шундый булган күрәсең. Тиктормас әби чиләккә вак бәрәңге тутырып, маллар янына кереп китә.
– Чын әби иде инде ул, дип уфтана мәрхүмәнең улы Кыяметдин абый. – Барысы да булсын дип йөгереп йөрде. Бер тапкыр ятып авырганы да булмады аның. Таң белән тора иде. Уразада челлә кызуларында җиләккә йөрде. Печән әзерләшергә дә булышты. “Кеше көлдереп йөрмә, балалары эшләтә,” дип әйтерләр дигән сүзләргә игътибар да итмәде. Бакчаны да карап тотты. Чүп үләне баш төртү белән юк итә иде.
Авыл кешесенең төп керем чыганагы – мал үстереп сату. Шуңа күрә Әгъмаловлар да ике үгез симерткән. Сарыклар да асраган. Әбекәйнең үгезләр янына барып керүе бик сәер, чөнки ул берничә тапкыр улына: “Ничек курыкмыйча керәсең, зинһар, сакланып йөр,” дип кисәткән.
– Фаҗига буласы көнне Чаллыда эшли идек, дип дәвам итә Кыям абый. – Улым да минем белән. Әллә нәрсә, кулдан эш китте ул көнне. Улым: “Авырыйсыңмы соң син, әти?” дип сорагач, авырыйм бугай дип, кайтып киттем. Кайттым. Өй ачык. Әни өйдә юк. Үгезләр бик яман кычкыра. Керсәм, күзем күргән тамашадан күпмедер вакыт аңыма килә алмый тордым. Лапаста бәрәңге чәчелеп ята. Үгез әни өстенә менеп баскан. Мине күргәч, читкә сикерде. Әнине күтәреп алдым. Суынырга да өлгермәгән кебек булды ул миңа. “Бер сәгатькә соңга калгансыз”, диделәр. Шул үкенеч белән ничек яшәргә хәзер?
– Күптән түгел бер төш күргән. Аны хатыныма сөйләгән. Имеш, вафат булган бер дусты: “Әйдә, монда кил инде”, – дип чакырган. Миңа да еш кына: “Быел китәм инде, улым”, дип әйтә иде. Беркөнне матур күлмәкләрен киеп чыкты. “Кая җыендың, әни?” дигәч, “Күз алдыгызда матур булып калыйм”, дип киендем, диде.
Күптән өлгерсәләр дә, үгезләрне чалырга хәзер кулы бармый Кыяметдин абыйның.
– Абзарга кергәч, йөрәкне үкенеч уты көйдерә. Нигә алданрак суймадым икән?.
Нурлыбикә әбине озатырга бөтен авыл халкы җыелган. Якты, нурлы акъәбинең урыны җәннәттә булсын!