Зыян салган ана мәхәббәте… [тормыш хәле]

Безнең урам моннан кырык еллар чамасы элек, “Сельхозтехника”ның чәчәк аткан чорында салынган. Максаты да шул булган: эшчеләрне йорт-җирле итү. Хәзер без эшләгән ул оешмалар да әллә нинди формаларга кереп үзгәреп-таркалып бетте инде.

Әмма урамнар, салынган йортлар калды. Тормыш бер урында гына тормаса да, безнең урамда, тулаем алганда, шул ук бер кешеләр яши. Сатып, башка җиргә күченүчеләрне бармак белән генә санарлык. Шуңа да кемнең ничек яшәгәнен яхшы беләбез, барыбызның да балалары бергә үсте, аларны да барлап яшибез. Яшьләрнең күбесе үз гаиләләрен корып, аерым яшиләр инде хәзер.

Яңа урамга күченеп яши башлавыбызны бүгенгедәй хәтерлим. Урамдагы башка күршеләрнең кайсысы йорт эшен иртәрәк бетереп кергән, кемнеңдер төзелеше кызган гына мәлдә иде әле. Без Фәүзияләр белән бер үк көнне күчендек. Безнең ике гаиләгә шатлык бер үк вакытта килде. Шуңадыр, алар белән аеруча дуслашып яшәдек. Бу йортны аның иренә биргәннәр икән. Фәүзия үзе бүтән җирдә эшли иде, ә ире “Сельхозтехника”да тимерче иде. Малайларыбыз да бер чама, шундук танышырга да, дуслашырга да өлгерделәр.

Беренче карашка, Фәүзиянең ире – ярыйсы гына кеше иде, ләкин тора-бара аңлашылды: Фәүзия аннан уңмаган. Йорт та бар, эш тә менә дигән, акчаларның да тотрыклы чагы. Сөенә-сөенә яшәрлек заманда бу ир башта – бер, аннан икенче эш алыштырды да, тагын да күбрәк түләнә торганын эзләп читкә чыгып китте. Мин аның бер-ике генә кайтканын беләм, бүтән кайтып йөрмәде дә бугай ул. Тәки шунда калды, исәндерме, юктырмы. Аны эзләтеп тә йөрмәделәр. Бергә эшләгән иптәшләре башка районнардан иде, шулар аша соратып карадылар, ләкин алары да барысын әйтеп бетермәде шикелле. Берсе генә бераз тишкән – Фәүзиянең ире кул көрәштереп бар булган акчасын оттырган да, аннары тагын бурычка көрәшкән. Анысын да оттырган. Алга таба бурыч өстенә бурыч өстәлгән, шуны каплый-каплый айлар-еллар үткән, гарьлегеннән өйгә хәбәр дә салмаган. Башка бригадага күчкәч, эзе бөтенләй югалган.

Фәүзия ике бала белән калды. Ирле көе әнә шулай ирсез булды да куйды. Кызы әйбәт үсте аның. Укуы да начар булмады шикелле. Малае да тәртип бозмады. Әмма малайларга ата кулы, кайчак ата каешы да кирәк шул ул. Мактанып әйтүем түгел, әмма яшьләр яшәргә тырыша бит инде. Курыкмыйлар, кредитын да алалар, кыйммәтле машиналарга да утыралар. Минем малай да да, әнә, муеннан бурычта. Әмма ансыз да булмый, нишләтәсең. Йорт салалар бит. Газын кертәсе бар, суын үткәрергә кирәк. Бар да акча тора. Шундук чыгарып салырга эшләп барган гына җитми. Ә Фәүзия малае 37 яшенә җитеп, һаман әнисе белән яши әле.

Фәүзия тормышны тарта инде ул мескен, кешегә артык белгертмәскә дә тырыша. Ихатасын гөлт итеп тора, армиядә чакта малаена башка урамнан җир дә алган иде. Имеш, тегесе өйләнә-нитә калса, йорт салырга әзер җир булып торсын. Әмма юк шул, армиядән кайтканына да хәтсез вакыт узды инде, әле өйләнергә дә җыенмый бугай. Теге җир кишәрлеге дә Фәүзиягә эш кенә өстәп тора. Малайга кирәкми ул чөнки. Ә Фәүзия җаваплы, ничек алабута үстереп ятыйм дип, ел да бәрәңге утырта. Башта үз ихатасында хәлдән тайганчы эшли, аннан кәтмәнен күтәреп икенче ихатасына китә. Ичмасам, малае булышсын иде! Барыбер эштән кайткач ята гына бит инде, югыйсәм. Машинада йөрисе килеп, әнисенә кредит алдырткан әле, җитмәсә. Фәүзия дә ризалашкандыр инде, бәлки эчеп өйдә ятмас, ни дә булса эшләр дигәндер. Бөтен мәшәкать өстенә машина кредиты да бар менә хәзер.

Шуның кадәр бәрәңгене ашап та бетермиләрдер инде алар. Үзенең бакчасы 7 сутыйлык, икенче бакчасы тагын шуның кадәрле. Шул бәрәңге дип беркайчан җәй күргәне юк бит аның! Бер кат утырткач, чүп басмасын дип йөри, аннан төбен өя, аннары соң мең мәшәкать белән, үз малаеннан күпме сүз ишетеп алып урнаштыра. Фәүзия тырыша инде, күнегелгән гадәт буенча, балалар хакына дип яшидер.

Безнекеләр дә алай алтын түгел. Аерым яшәсәләр дә, тавышланышканнарын бер карашта аңлыйм. Әмма сөенәм, талашсалар да, ызгышсалар да, үзләре беләләрдер, дим. Ир белән хатын арасында була инде ул. Иң мөһиме – озакка сузмыйча дуслашсыннар гына. Киленнәрне күпме генә хурласак та, бергә-бергә яшәсеннәр генә берүк безнең малалайлар белән. Аерылышып йөрсәләр дә матур түгел. Хатын-кыз югалмый ул. Без хурлап йөргән шул ук киленнәр әллә кем булачак әле. Кияүгә чыкса да, чыкмаса да башын югалтмаячак. Ә ирләр башкача бит. Хәзер тормыш төбенә төшеп китәчәкләр. Шуңа күрә һәр нәрсәнең үз вакыты булырга тиеш дип саныйм мин. Балалар вакытында гаилә корып өйдән чыгып китсен ул. Кырыктагы баланы саклап, ызгышып яшәргә язмасын, һәрберсенең үз бәхете насыйп булсын.
С.И., Актаныш.

Безнең авыл

Бәйле