“Чистай җәмәгате” («Чистопольский джамаат») оешмасы әгъзаларының язмышы хәл ителә

«Чистопольский джамаат» (“Чистай җәмәгате”) җинаять оешмасы әгъзалары мәхкәрә карарын «көтә».

20 сентябрьдә “Чистопольский джамаат» (Чистай җәмәгате”) оешмасына карата мәхкәмә узды: җинаять оешмасын барлыкка китергәне, террористик эшчәнлеккә өндәмәләре, халыкара һәм дини нәфрәт тудырганы, корал ясап чыгарганы һәм лицензиясез эшмәкәр эшчәнлеген алып барганы өчен 9 кеше гаепләнә.

2012 – 2013 елларда гаепләнүчеләр берничә җинаять эшләгән: “Нижнекамскнефтехим” объектларына кулдан ясалган реактив туп ядрәсе белән ату, Чистай чиркәвенә һәм Яңа Чишмә районындагы Ленино авылында гыйбадәт йортына ут төртү. Тикшерү барышында гаепләнүчеләрдә ату кораллары, патроннар, шартлату снарядлары табылган.

Үз гаебен җинаятьчеләр танымады.

Эш Русиянең Идел буе округы хәрби мәхкәмәсендә карала.

Мәгълүмат kazan.mk.ru сайтыннан алынды

 

Бәйле