Теге дөньяга киткән иренең хыянәтен белгән хатын язмасы

Ирем 50 яшен дә тутырмыйча, бик сәер генә үлеп китте. Соң гына белдек – иремнең йөргән кешесе булган икән. Мин белмәдем дә аны, үлгәч кенә җиткерделәр. Ялган түгел, чын дөресе шулай булган. Улым да бу хәлләрне белеп торган икән, миңа әйтмәгән инде, кызганган. “Әйтсәм, шундук үләрсең дип курыктым, әни”, ди. Улым шул хатынны күргәне дә булган икән хәтта, әтисенә ияреп барган. Ике гаиләгә яшәгәнен белеп торган инде, миңа әйтмәгән, миңа бу хәбәр иң ахыргы булып кына килеп иреште. Ул хатын иремне тулысынча үзенә аласы килгән, ә ирем безне ташлыйсы килмәгән. Шунысы аптыраш та инде – шулкадәр матур яшәдек, читкә йөрерлек бер сәбәп тә юк иде. Үлгәнче үзем карадым, сырхауханәдә дә сакладым. Ике атна эчендә үлде дә китте. Сәбәбен төгәл генә әйтә дә алмадылар.

Ирем үлгәнгә хәзер берничә ел инде, барыбер онытып булмый. Кияүгә чыгып караган идем, булмый икән инде бу яшьтә. Инде хәзер улым да, үзем дә авырый башладык, тормыш та бармый. Төрле хәлләргә ышана башладым инде, теге йөргән нәрсәсенең әшәкелеге тимәгән микән дигән шигем бар.

Рәзинә К.«Безнең авыл гыйбрәте» гәҗитеннән
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий