Резидә Ганиуллинаның шау–шу чыгарган клибына карата беренче сүзләре

Резидә Ганиуллина Азатлык радиосы җурналистларына клипка карата үз фикерен белдергән.

Исегезгә төшереп узабыз, күптән түгел Болгардагы Ак мәчет янында җиңелчә генә киенеп клип төшергән җырчы Резидәне бер мулла интернетта тәнкыйтьләп чыкты. Ул аны бар татар халкын, мөселманнарны мәсхәрә иткән, борынгы Болгарны мыскыллаган дип гаеп атты.

Җырчы, биюче фикеренчә, клип бу хәтле шау-шу күтәрерлек итеп эшләнми.

“Минем клипта бернинди криминал юк. Бу клип – шәрык номеры. Ул үзебезнең зиннәтле Болгар җирендәге сәнгать әсәредәй гүзәл дин сарае манзарасында төшерелде. Үземнең җырлы-биюле шәрык номеры өчен мин оялмыйм, чөнки ул – гомерем буе камилләшкән иҗатымның бер җимеше», ди Резедә.

Бәйле