Миллениум күперендә җәяүле машиналар юлыннан барып авыр хәлгә юлыга

21 сентябрьнең төнендә Миллениум күперендә җәяүлене бәрдергәннәр.

21 сентябрьнең төнендә Миллениум күперендә “Lada Kalina” машина йөртүчесе 22 яшьлек егетне бәрдергән.

Егет янындагы тротуардан түгел, ә машиналар йөри торган юл буенча барган (сәбәпләре билгеле түгел). Ул күп травмалар алды: кече балтыр сөяген һәм сул балтырын сындырган, тәнендә яралар бар.

Үткән көн дәверендә 1037 машина йөртүче һәм 147 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга административ җаваплыкка тартылган, 9 кеше исерек хәлдә транспорт йөрткән өчен тотылган, дип хәбәр итә Казан шәһәренең дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе.

Мәгълүмат e-kazan.ru сайтыннан алынды
Фото: www.skyscrapercity.com сайтыннан

Бәйле