Татарстан башкаласына «Ил аты» чабып килә [фото]

Татарстан башкаласына «Ил аты» (“Конь-страна” ) чабып киләчәк.

Казан кирмәне янында “Конь-страна” («Ил аты») исемле скульптура барлыкка килергә мөмкин.

Идеянең авторы – Татарстан башкаласында туып, хәзерге вакытта Финляндиядә яшәүче сын остасы Рафаэль Сайфуллин.

Моңарчы ул хәзер Финляндиянең Турку шәһәрен бизәп торган “Конь-счастье” («Бәхет аты») скульптурасы өстендә эшләгән.

Автор уйлавынча, һәйкәл аркасында миниатюр татар авылы урнашкан 5 метрлы ат формасында булачак.

Мәдәният объекты «Кремлевская» метро станциясе янындагы күзәтү мәйданчыгында урнашачак.

 

Мәгълүмат kazan.mk.ru сайтыннан алынды
Фото: rajskij-sad.livejournal.com сайтыннан 

 

 

 

 

Бәйле