Мәскүдә 7 нче Айфон артыннан халык мавзолейга кебек чиратка тезелә [ФОТО]

 

“Алма” гаджетларын яратучылар Мәскәү үзәгендә  шау-шу киләләр. iPhone 7 һәм iPhone 7 Plus сатылу башлау алдыннан ук, Мәскәү үзәгенең ГУМ кибете каршында бер чакрымнан артык чират җыелган.

I PHONE 7

Кеше инде бер көн алдан сәгать кичке сигездән бирле монда басып тора. Төн буена 230 кешедән артык җыела монда. 23 сентябрьда иртән сату башлана.

7 - 1

Иртән “Apple” кибете хезмәткәрләре, җыелган халыкка кәгазь беләзекләр тарата. Сатучылар кеше күп хисабына карата, шуның буенча гына сатып алучыларны кертергә мәҗбүр булалар, чөнки продукция һәркемгә җитми.

 

Яңа “алма” гадҗетына хаклар әлеге вакытка шундый: iPhone 7 – 57 000 сумнан алып, 68 000 сумга хәтле, iPhone 7 Plus өчен 66 000 меңнән алып, 77 000 меңгә хәтле булыр. Шулай ук алдынгы заказ буенча смартфоннар да бар, алары инде 75 000 меңнән 86 000 мең сумга хәтле булыр.

 

Иң беренче смартфон Австралияда яши торган 16 яшьлек егет кулына эләкте.

7 - 2

 

фото www.ntv.ru сайтыннан алынды

Бәйле