Казан яңа банкноталарга символ сайлау бәйгесендә төшеп калырмы?

“Банк России” нинди карар кабул итәр: татарстанлылар – бюджет оешмалары хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп балалары – Казан өчен тавыш бирергә мәҗбүр иткәннәрен социаль челтәрләрендә хәбәр итәләр.

Банк массакүләм тавыш бирү оештыруларын тикшерә башлады.
Банк фикеренчә, андый хәл булырга тиеш түгел, һәм яңа банкнотага символ сайлау буенча бөтен кампанияне юкка чыгарырга мөмкин. Бүгенге көнгә монда инде 1,5 миллионнан артык кеше катнашты, һәм барысы да диярлек чын күңелдән үз шәһәре банкнотага төшерелсен өчен көрәшә.
Банкта Татарстан җитәкчелегенә шундый көтелмәгән хәл турында мәгълүмат җиткерелгәне хәбәр ителә.
Әлегә Казан символларын бәйгенең финалистлар исемлегеннән чыгару мәсьәләсе каралмый.

 

Мәгълүмат «твоя-россия.рф» сайтыннан алынды
Фото: dni.ru сайтыннан

Бәйле