Табигать кочагында: йолдызлар ничек ял көннәрен үткәрә?

Йолдызлар табигатьтә вакытларын күңелле итеп үткәрү мизгелләрен социаль челтәрләрендә куярга яраталар. Берничә “мизгел” белән танышып китик.
Диджей, алып баручы Айваз Садыров Арча табигатенә соклана. “Көзгә бирешмәс Арча каеннары”, дип фото керткән.


Җырчы Нурзадә гөмбә җыюы турында хәбәр итә: “Көзен үз матурлыгы инде. Кояшлы көнне бигрәк тэ!! Менә бит Ходайның рәхмәте: гомбәлэр бар,кояш бар, кызгылт-сары яфраклар, әле яшел уләннәр дэ бетмәгән”.


Ул шулай ук урманның матурлыгы белән уртаклаша. “Көзге урман!!! Ээээххх!!! Матур!!! Рәхәт!!!”, дип хисләрен белдерде җырчы.


Җырчы Әсхәт шундый матур көндә урманда йөрергә ярата. “Рәхәтләнеп, көзге матур көнендә, урманда йөреп кайттык. Кемдер гөмбә җыя, кемдер пеший походка чыккан”, дип язган ул Инстаграм челтәрендә.

Зөлфәт Зиннуров Инстаграмында кара миләш җыеп, компот ясарга җыенганын хәбәр итә. “Сабада, төп нигездә кара миләш җыйдым эле. Компоты шәп була инде аның”, дип язган ул. Мондый компот кан басымын төшерүе, сак булырга кирәге турында фото астына өстәп куйганнар.

Фото: katyaburg.ru сайтыннан

Бәйле