Гүзәл Уразова көнгә ничә сум хәйриягә бирүен әйтте

Гүзәл Уразова куркыныч авырулары булган балаларга ярдәм итәргә өнди.

“Минем сезгә бер мөһим проект турында сөйлисем килә, ул бик куркыныч авырулары булган балаларның хыялларын чынга аштыра. Проект “Минем белән бергә хыяллан” дип атала, монда бүләкләр бирмиләр, ә балаларны үзләрен катнаштырып, аларның хыялларын чынга аштыралар. Бу проект балаларны диңгезгә алып барып кайтты, самолетның штурвалы янында очтырды, яраткан футболистлары белән күрештерде. Һәр ай монда яңа хыяллар чынга аша. Сез бу проектка ярдәм итә аласыз! “Мечтайсомной.рф” сайтына кереп, үзегезгә ничек булышырга уңайлырак карагыз. Минем кебек көненә биш сум ала торган иганә биреп бара аласыз һәм сез куркыныч авырулары булган балаларга хыялларын чынга аштырырга ярдәм итәрсез”, дип язган җырчы Инстаграмында.

 

Фото: pp.vk.me сайтыннан

Бәйле