Хатын-кызга ни кирәк? [гыйбрәтле язмыш]

Галиевлар (исем-фамилияләрне үзгәртеп язам) гаиләсе белән без терәлеп диярлек яшибез. Ике йорт арасын юка гына стена аерып тора. Әлеге стенаның бер ягында – безнең аш бүлмәсе, икенчесендә – аларныкы. Безнең йортларны заманында район хисабыннан эшчеләр өчен махсус төзеткән булганнар. Шуннан, 90нчы еллардан башлап, аларны приватизацияләп, шәхси кулларга биргәннәр. Билгеле, кемдер сатып китеп барган, икенче берәүләр сатып алып, бирегә төпләнеп калгын.

Без бу йортта өченче хуҗалар. Терәлеп торган күршеләребез дә бездән бераз алдарак гына килеп урнашкан кешеләр. Әнә шулай танышып, сөйләшеп киттек. Балалар да бер чама булгач, уртаклыклар күп иде инде. Ике гаиләгә бер ишегалды, киртә белән дә аерып куелмаган. Алай аерып-нитеп торуны кирәк тапмагач, бездән алда яшәүчеләр дә шулай дустанә яшәгәннәрдер инде, күрәсең. Беренче карашка әйбәт кенә сыман тоелган Галиевлар тынычсызрак булып чыкты. Фидаил каты куллы икән. Стена юка бит, безгә аларныкы ишетелә, алар безнең тормышны ишетеп яши. Тыңламыйм дисәң дә, колакка керә. Мәдинә бик ипле хатын инде үзе, алай көнләшерлек сәбәп тә бирми, балаларын тәрбияли, эшенә йөгерә, кайтып ашарга пешерә, атна ахыры җиттеме, иртүк торып мунчаларын ягып җибәрер иде. Фидаил бик көнче булды шул. Сәбәпсез дә кыйнап ташларга күп сорамый. Исерек килеш шулай кыйланса аңлар иде әле, күп вакыт шыр аек килеш сугып җибәрә торган иде бит. Беренче мәлләрне Мәдинә миңа берни белгертмәскә тырышты инде, булдыра алганча яшерергә тырышты. Яшерерлеге юк иде инде, бөтен нәрсә аермачык ишетелеп тора бит! Әмма күпме шулай яшәп булсын? Әти-әнисе тавышлана башласа, балалары да тизрәк чыгып йөгерәләр, безгә кереп утырып торалар иде. Соңрак Мәдинә үзе дә исерек Фидаилдән безгә качып котыла торган булып китте. Мин кертәм инде анысы, сүзем юк. Мескен хатынны күрәләтә кыйнатып яшәп булмый ләбаса. Озын-озак кичләрдә Мәдинә белән сөйләшә идек инде, үзебезчә чыгу юлын эзли идек. Баштарак мин аны тынычландырып яшәдем, Фидаил дә гел болай гына тормас, басылыр дип уйладык. Гаиләсенең һаман-һаман күршеләргә кереп йөгерүе үзенә дә уңайсыздыр, диештек. Әмма кеше үзгәрми икән. Табигате белән шулай булып тудымы, хет унбишкә ярыл син – үзгәрми ул! Берсендә, ирем кысылмаска кушса да, хәтта мин дә түзеп тора алмадым. Әйтәсемне әйтеп, хатын кыйнап болай яшәвен туктатырга куштым. Балалар күз каршында, ни күреп үсәләр бит!

Әмма тынычлыгы күпмегә генә җитә дә, кабаттан шул ук хәл: балалары елашып безгә йөгереп кереп җитәләр, артларыннан кыйналган Мәдинә кереп баса. Дөресен генә әйткәндә, алар жәл булса да, безнең дә үз гаилә бит. Тынычлап кына торасы килә, кеше мәшәкате кирәкми. Үзебезнеке дә чиктән ашып ташкан. Эштән кайтып үзебез генә утырып ашыйсы, бергәләп ял итәсе, вакытында йокларга ятасы килә. Бертуктаусыз сугышып-кыйналып яшәмәделәр инде алар үзләре. Аңга килеп, Фидаил дә тезләнеп гафулар үтенә торган иде. Андый көннәрдә Мәдинә күзгә күренеп чәчәк ата: тагын да канатланыбрак тормышка ябыша, тәмлерәк пешерә, матуррак киенә. Иренең шул елый-елый гафу үтенүләре, яңабаштан, тыныч тормышта яши башлауларына чын күңелдән ышанып, авыртуларын онытып, киләчәккә ышанып яшәде дә яшәде инде Мәдинә. Шул хайван белән бу йортта гына да 17 ел вакытын әрәм итте әле ул. Аныңчы да ничә ел бергә яшәнелгән.

Берсендә, борыныннан шаулап аккан канын туктатырга тырышып, Мәдинә безгә йөгереп керде. Болай гына туктатып булмагач, хастаханәгә йөгердек. Табиб бер генә карады инде, сынган, диде. Төзәттеләр, канын туктаттылар. Шунда мин Мәдинәнең дөрес яшәмәгәнен аңладым. Үзгәрми ләбаса ире, үзгәрәчәк тә түгел. Ник яшәргә соң һаман матур киләчәккә өметләнеп? Шунда: “Әйдә, кит, аерыл моннан”, – дип күпме үгетләдем. Әмма Мәдинә тәки батырлык күрсәтә алмады. “Син нәрсә, 23 бергә яшибез бит инде, күпме гомер үткән”, – дип кала иде. “Балалар” дигәне дә өстәлде.

Ә менә Фидаил бер дә, Мәдинә кебек, “ничә еллар бергә үткән бит инде” дип тормады, былтыр җәйнең матур бер көнендә киемнәрен җыйды да, икенче бер хатынга китте дә барды. Аныңчы шактый вакыт ике арада йөрде әле. Минем моңа бик исем китмәде дә. Ярамагандыр да бәлки, әмма сөендем. Шатлыгымны яшермәдем дә. Үземчә, Мәдинәне дә шуның белән тынычландырдым. “Егерме елдан артык бергә яшәп, егерме көн дә тынычлап яшәгәнең юк иде бит! Рәхәтен бел!” – дидем. Әмма ире киткәннән соң Мәдинә, киресенчә, тагын да сулыгып кына калды, сөйләшмәс булды хәтта. Мин дә артык каныкмадым, үз вакыты белән җаена килер әле дип, читтән генә күзәтеп яшәдем. Кергәләп йөрдем, хәлен белештем, камыр пешерсәм йә үзен дәштем, йә баласына биреп чыгара идем. Беренчесе аерым яши инде аның, икенчесе үзе белән әле. Иптәшкә әле ярый анысы әнисе янында. Бөтеләй дә ялгызы калса, тагын да авыррак булыр иде Мәдинәгә.

Күптән түгел Мәдинә үзе безгә кергәләп утыра башлады. Элеккечә сөйләшәбез, серләшәбез. Гайбәт итеп түгел, гыйбрәт булсынга сөйлим әле: Мәдинә һаман да Фидаилен сагынып яши икән. Үзе шулай ди. “Кыйналып булса да яшәргә риза икән мин, Гөлнара. Тормышыбыз шулай гына да дәвам итсә дә, шатланыр гына идем. Икенче хатынга китеп баруын хәзер дә авыр кичерәм. Кыйналу гафу үтенгәннән соң онытыла, күгәргән җирләр төзәлә. Ә менә аның икенче берәү белән яшәвен йөрәк аңламый, авыр кичерә”, – ди. Белмим, бәлки мин юләрдер. Әмма Мәдинәне аңлый алмыйм мин. Балаларның атасы, үземә ир булсын дип кенә гомер буена кыйналып яшәргә үз акылындагы хатын риза булырга тиеш түгелдер, минемчә. Төрле очрак булырга мөмкин, әлбәттә. Тик шулай да… Хатын-кызга ни кирәген кем белсен дип, минем ир юкка гына әйтмидер, мөгаен.

Гөлнара (Безнең авыл гыйбрәте гәҗитеннән)

Бәйле