«Тилмерепләр яндымы икән кызым ут боҗрасында? Нишләп аны Шакиры коткармаган?» [булган хәл]

Шактый таушалган авыл өендә ялгызы гына яшәп ятучы Маһинур әби йортында телефон шалтырады. Әлмәттә үз йортлары белән яшәүче кызы Гөлсем икән. Хәл-әхвәл сорашкач, кыз әнисенә: “Инәй, әллә быел үләсе елым инде. Әти белән әби төшләремә бик еш керә башлады, үз яннарына дәшәләр”,  ди. Ана кызын тынычландырырга тырыша: “Кызым, син ул әрвахларга атап, үз кулың белән хәер биреп кара әле”. Соңгы вакытта мондый сөйләшүләр берничә мәртәбә кабатлана. Ялгышу, хаталардан кисәткәннәр ахрысы фәрештәләре Гөлсемне.

3 март, атнакич кичкырын ялгыз карчык яшәгән капканы шакылдаталар. Чыгып ачса – оныклары тора. Әбекәй аларның кичен болай йөрүләре белән кызыксына. 82 яшьлек әбиләренә балалар олы кызы Гөлсемнең якты дөньяда юклыгын әйтә алмый, “Авырып китте”,  дию белән генә чикләнәләр. Ә хәлләр коточкыч була шул.

Икенче көнне туганнары әбекәйне чынбарлык белән таныштыра. “Булмаганны сөйләмәгез әле, ничек үлсен ул? Ана баланы түгел, киресенчә, бала әниләрен җирләргә тиеш. Ходаем, янып үлгән диләр бит. Чынмы икән бу?”  ди Маһинур әби үрсәләнеп. Үзе бертуктаусыз: “Лә иләәһә иллаллаһу”,  дип кабатласа да, сүзләрнең мәгънәсенә төшенми, аларны ни дә булса әйтергә кирәк булганга гына әйтә төсле.

Башында уйлар өермәсе куба. Авырайган башыннан шул уйларны куып чыгарасы килә, тик берни барып чыкмый. Ашау да юк, йокы да юк. “И, жәллидер идем дә инде үзен. Бер тынычлыгы булмады. Ничекләр тормыш алып барганнардыр? Йорты гел кырмыска оясыдай кайнап торды,  дип уйлана карчык. – Ниләр генә булып бетте микән соң ул төнне Әлмәтнең Зәй буе урамында? Тилмерепләр яндымы икән кызым ут боҗрасында? Нишләп аны Шакиры коткармаган? Аңарга бит бернәрсә дә булмаган диләр… Кәфенлек, яулык, сөлгеләрне әзерләп куярга кирәк…” Шушы уйлар берсен-берсе этә-төртә аның башын катыра. Күкрәккә ут капкандай сулап булмый, вакыт-вакыт онытылып киткәндәй була да, тагын чынбарлыкка әйләнеп кайта. Ә анда кайгы, хәсрәт. Ана кешегә баласын югалту иң олы югалту шул.

Рәхмәт авыл халкына. Маһинур әбинең кызы Гөлсемне, ул безнең авыл кешесе түгел, дип тормадылар, җирләргә урын да бирделәр. Каберен казышырга да күп кеше килде. Зират юлларын кардан арындырырга авылдашыбыз Рөстәм техникасын бушлай бирде. Әхмәтҗан абый ләхет такталары белән булышты. Җеназага да бабайлар җыелды. Барысы да кешечә, ничек булырга тиеш, шулай башкарылды. Тик Гөлсемнең ире Шакир гына хатынын соңгы юлга озату эшләрендә бөтенләй катнашмады.

Ни булган соң әлеге гаиләдә 3 март төнендә? Бу сорауга җавап бирү өчен бер таң белән генә чикләнмичә, гаиләнең узган гомер юлларына борылып карарга кирәктер. Алар Әлмәткә Урта Азия якларыннан кайтып урнаша. Маһинур апа (тумышы белән Кодаш авылы кызы) ире белән авылга әтиләре янына кайта. Олы яшьтә булган атасы урын өстендә калгач, аны карап, соңгы юлга озата да үзе шушы йортта яшәп кала. Ире дә вафат була. Зур кызы Гөлсем гаиләсе белән Әлмәттә төпләнә, кече кыз Рәйсә исә Украинада яши.

Гөлсемнең гаиләсендә ике кыз бала үсә. Зур кызы Гүзәлия кияүгә чыга. Балалары туа. Яшәүләре ата-ана йортында була. Табак-савыт шалтырый башлагач, алар моннан күченеп китәләр. Үпкәләшкәннәрдер, чөнки зур кыз үги атасы, анасы белән биш ел бөтенләй аралашмый яши. Фаҗига турында ишетүгә, бар үпкә-рәнҗешләрне онытып, алар Әлмәткә ашыга. Әгәр Гүзәлия белән ире Роберт булмаса, мәрхүмәне ничек җирли алган булырлар иде микән? Алар бар эштә башлап йөрделәр.

Кече кыз Алинә дә матур гына булып үсеп килә. Мәктәпне тәмамлыйсы елны Бөгелмәдән авылга әбисе янына кунакка кайтып йөрүче егеткә гашыйк була. Яшьлек җүләрлегеме, ялгышымы, саксызлыкмы, әллә инде беренче ярату булганмы? Унҗидесе дә тулмаган кыз бала авырга уза. Иптәш кызлары – чыгарылыш кичәсенә, ә ул бала тудыру йортына китә. Кыз бала дөньяга килә. Сабыйның атасы, Алинәгә өйләнмәсә дә, кызы Сәриягә алиментны даими түләп тора, каникулларда кыз әтисе гаиләсендә еш кунак була. Бераздан Алинә үзеннән шактый өлкән ир кеше белән таныша, аны ата-ана йортына алып кайта. Тагын бала туа – ир бала. Бу никах та таркала.

Соңгы елларда Гөлсем белән Шакир йортында 12 яшьлек Сәрия, 9 яшьлек Сәлим, Алинә һәм Гөлсемнең Украинадагы сеңлесе Рәйсәнең улы Иван яшиләр. Алинә троллейбус йөртүче булып эшли. Көннәрдән беркөнне ул эшен ташлап, Казанга чыгып китә. Янәсе, акчалырак эш табып, әти-әнисенә балаларны үстерешергә ярдәм итмәкче. Акча эшләргә дип чыгып киткән яшь хатын гаиләсен ташлаган бер чуаш кешесе белән очраша башлый. Язылышмыйча гына яшәп китәләр. Алинә өченче баласын тудыра. Әлмәттәге балаларны Казанга күчерү турында сүз дә була алмый иде, чөнки торырга урыннары гына да юк бит. Эшләмичә бала карап яткан ана, шулай итеп, әти-әнигә генә түгел, балаларына да ярдәм итә алмый, билгеле. Киресенчә, Гөлсем ничек итсә итә, Казанга баручы автобус шоферлары аркылы атна саен, үз авызыннан, мондагы балалар авызыннан өзеп, Казандагы кызына азык-төлек, әйберләр җибәрә. Алинә аларны шулай тиеш дип кабул итә. Маһинур әбинең дә кер юу машинасы, телевизоры, паласлары, савыт-сабалары Казанга “күчә”. Ә йортта акча беткәннән-бетә бара. Балаларны әби-бабай карый, ә Сәриягә түләнгән алимент акчалары Алинә кулында кала бирә. Гөлсем, лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә. “Акча җитми, инәй, эшләргә туры килә, – дип әйтә торган була ул әнисенә. – Йортта үксез ике бала үсә, озакламас, өченчесен дә кайтарып куяр миңа”. Олыгаеп барган көннәрендә ире белән ызгышлар ешая бара. Гөлсем тормыш сынауларыннан сына, шешәгә үрелә башлый. Үзе генә дә түгел, ире белән. Бөтенләй онытылыр өчен торган саен исерткеч һаман күбрәк кирәк була башлый. Аны алыр өчен акча кирәк. Соңгы вакытларда кечкенә шешәләрдәге настойка, одеколоннарны хәтта эчә башлый алар. Ә эчкән җирдә юктан да җәнҗал чыга, гауга куба, сугыш-талаш… Йортта үзләре генә булса бер хәл, анда бит ике үсмер бала, җиткән егет тә бар. Мәктәп, укытучылар ни карады микән (Мин үзем дә укытучы, мондый гаиләдә “тәрбияләнүче” балалар аерылып тора)? Өлкәннәргә килгәндә, аларга үгет-нәсыйхәт керми инде. Ябык капкалар артында мыштым гына мәхшәр яши. Иртән торып, ничек кирәк алай, эшкә чыгып китәләр үзләре тагын. Иң кызганычы, шушы хәлләрнең шаһиты булып үсеп килүче 12 яшьлек кызкай белән 9 яшьлек ир бала. Ышанырлармы икән алар кайчан да булса тыныч, матур, гаилә җылысы бөркелеп торган тормыш булуына?

Маһинур әби дә үзенең пенсия акчасыннан өлеш чыгарып, кызының тормышын җайларга тырыша. Атна саен мең ярым, ике мең сум акчасын кызына биреп җибәрә. Өстәвенә, чәен, шикәрен, ярмалар салырга да онытмый. Кияве Шакирның ике күзенә дә операцияне әбекәйнең кешеләрдән әҗәткә җыйган акчаларына ясаталар. Гөлсемнәрнең мунча түбәләре ишелеп төшкәч тә, үз газизләрем дип, әбекәй 27 мең сум акчасын чыгарып бирә аларга.

Берничә ел элек Гөлсем ничек итсә итә, әнисен нотариуска алып бара икән. Янәсе, бабасыннан соң йорт-җирне Маһинур әбигә рәсмиләштерәләр. Әби шулай аңлый. Ә бактың исә, ул йортны үз куллары белән кул куеп, кызы Гөлсемгә бүләк иткән булып чыга. Кызының документларны эш урынында сейфта саклаганлыгы соңыннан ачыклана.

Шулай итеп, Гөлсемнең вафатыннан соң авылдагы йортның хуҗасы әби түгел, ә кызы икәнлеге билгеле була. Өйне тәртиптә тоту, ремонтлау өчен бер кадак та какмаган, киресенчә, әбекәйдән күпме ярдәм, акча алып яшәгән Шакир кияү бүген йортка дәгъва белдерә. “Мин аның кызы белән 33 ел яшәдем. Шулай булгач, имею право бу йортны үземнеке итәргә”,  дип кенә җибәрә. Ә Алинә: “Әбине кая, картлар йортына җибәрәбезме?” дип әйтә ди. Менә сиңа мә! Яшә син гомер буе балалар дип ут йотып! Әбинең туганнары да Шакир белән сөйләшеп карый: “Акылыңа кил, кагылма әбинең йортына. Рәсми төстә баш тарт. Курыкмыйсыңмы аның каргышыннан. Аның хәләл пенсия акчасы белән операция ясалган күзләрең күрерләрме икән соң бу хәлләрдән соң?” Әмма нәтиҗәсесез.

…3 март иртәсенә кабат әйләнеп кайтыйк. Шушы йортта яшәгән Иван сөйләве буенча, кичен Шакир эштән лыгыр исереп кайта. Машинасын, правасын да эш урынында калдырган була. Ул кайткач, өйдә җәнҗал чыга. Сугышып та алалар. Гөлсем дә шактый нык исерек була. Ызгыш-талаш дәвам итә. Хатын бер бүлмәгә кереп, шундагы әйберләргә ут төртә. Бүлмә дөрләп яна башлый. Йортта ут та бетә. Ике ир кеше утны үз көчләре белән сүндерәләр. Ачуы нык кабарган ир кеше: “Болай булгач, мин сине тилеләр йортына озатам”,  дип, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырта. Килеп җиткән медиклар хатынга ярдәм күрсәтә. Шулвакыт аларның берсе өйдә балаларның да булуын искәреп ала да һәм полиция чакырта. Көчле стресс кичергән ике баланы киендереп, төнге бердә хастаханәгә алып китәләр. Иван үсмерләрне озата бара да бирегә кабат әйләнеп кайтмый.

Иртәнге биштә күршеләре шарт-шорт итеп дөрләп янган йортны күреп, йөгерешеп урамга чыга. Ни дә булса эшләргә соң була инде. Йорт янып бетә. МЧС хезмәткәрләре янгыннан калган кисәүләрне актарып, 58 яшьлек Гөлсемнең янган гәүдәсенә тап булалар. Ярый әле полиция хезмәткәрләре теге балаларны алып киткән була. Аллаһы Тәгалә саклагандыр аларны.

Ниләр булып беткәндер бу йортта төнге бер белән иртәнге биш арасында – боларны бары тик Шакир гына белә. Ә ул дәшми. Аңарда, ичмасам, бер сыдырылган урын да юк, ә хатыны янып үлгән. Аның җидесенә дә, кырыгына да кайтмаган ир авылга. Алинә дә булмый анда. Шушы фаҗигадән соң күп тә үтми, Шакир яңа бичәсе белән “медовый месяц” үткәреп йөргән, диләр.

Балаларны Алинәгә бирмәделәр. Бүгенге көндә Сәрия атасы гаиләсендә Бөгелмәдә яши, ә Сәлимне Гүзәлияләр үзләренә сыендырганнар. Биредә малай бик тиз үз кеше булып китә. Гүзәлия белән Роберт Маһинур әбинең дә хәлен белешеп кенә торалар. Сыйдыра бит, Раббым, кайберәүләрнең йөрәгенә мәрхәмәтне дә, шәфкатьне дә. Әбекәй хәзер ут йотып, үз йортының үзенә әйләнеп кайтуын тели-тели, суд карарын көтә.

Мин язганнар гайбәттән түгел, гыйбрәттән булсын иде.

Равилә АРСЛАНОВА
Бөгелмә районы, Кодаш авылы (Исемнәр үзгәртеп бирелде).
Әлмәт таңнары 

Бәйле