Юл-транспорт фаҗигасе шаһиты булмаган кеше бар микән бүген?! Минем дә күп тапкырлар шундый бәлаләр яныннан узып киткәнем бар. Анда «Ашыгыч ярдәм» машинасының басып торуы, яисә янәшәдә каплаулы сузып салынган гәүдәләр – бу урында чынлап та гаять куркыныч хәл булганлыгын искәртә. Тиешле ярдәм күрсәтүчеләр булганлыгын күреп, «Алла сакласын» дип, белгәннәреңне укып син кырый-җарыйдан узып китү җаен карыйсың. Һәрхәлдә мин шулай итәм. Чөнки монда кеше санын арттырып, туктап тамаша кылып, коткаручыларга комачау итүнең кирәге юк. Әгәр син беренче күреп, ярдәм әле килеп җитмәгән булса, монысы башка мәсьәлә.
Әйе, Алла сакласын, дибез дә үтеп китәбез. Һәм моның минем белән дә булу мөмкинлеген, мондый фаҗиганең минем якыннарым белән килеп чыгу ихтималын башыбызга да сыйдырмыйбыз, күз алдына да китермибез. Ә юкка, бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, дигән бит. Мин моңа тагын бер кат инандым.
2нче октябрь. Якшәмбе булса да, редакциябезгә, эшкә килеп утырдым. Кичен телефон шалтырый, теге башта минем яшьлек дустым, Аксубай районының Кызыл Тау авылында яшәп, Кыязлы урта мәктәбендә директор булган, хәзер дә мөгаллимлек итүче тәҗрибәле педагог Искәндәр икән. Аның дулкынланган тавышы колагымны әсәртте. Тарта-суза, нидер әйтә алмый газаплана. Ниндидер ДТП, ди. Кодагыйлар, ди… Шунда, нәрсә сузасың, ни булды, исәннәрме, дип тавышымны күтәрергә мәҗбүр булдым. Без берни белмибез, хәзер Казанга юлга чыгабыз, ди. Казандагы кызы Айгөлгә шалтыратып, аның сулкылдаулы өзек-өзек тавышы аша гына бераз төшендем вәзгятькә. М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урынында – Чебакса бистәсе янында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган: Искәндәрнең кияве Радикның энесе Рөстәм, хатыны Зөһрә, әниләре Гөлкәй авыр юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Радик моргка киткән…
Өнсез калдым, тиз генә җыелып, гаиләмне утыртып, Айгөлләргә чаптык. Интернетны актарабыз. Бернинди хәбәр-яңалык юк. Әле өмет яшәтә, бу кайгы беркемгә язмасын, дип теләсәң дә, һәрчак, минекеләр түгелдер, дип өметләнәсең. Ниһаять Радик трубканы алды: өметләр сүнде…
Радикның энесе Рөстәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Шәмәрдандагы зональ эзләү отрядында коткаручы булып эшли иде, әле быел язын гына Зөһрә белән тормыш корып җибәргәннәр. Зөһрә Сабада спорткомплекста методист иде. Бик матур пар дип, сокланмаган кеше булмаган аларга. Әнисе Гөлкәй гомер буе Мәдәният йортында хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялда иде. Зөһрә авырлы булып, яшь гаилә шул шатлыкны туганнарына, дусларына җиткереп йөргән. Кемнәргәдер өлгергәннәр, кемнәргәдер бик соң, җеназа вакытында гына белергә туры килде.
Рөстәм һәм аның әнисе белән мин дустым Искәндәрнең кызы Айгөл Радик белән кавышкан вакытта таныштым. Бик күңелле туй булган иде ул. Ә Рөстәмнең булачак хатыны Зөһрә – Айгөлнең дус кызы, ул туйда кәләшнең шаһидәсе иде. Аннан Искәндәрнең икенче кызы Алсинә туенда тамада булды ул. Гомумән, бу гаиләләрнең бәйрәмнәрендә, төрле мәҗлесләрдә кабат-кабат очрашырга насыйп булды. Һәм алар хәтеремә кереп калды. Чөнки мондый шат күңелле кешеләр, аралашу җиңел булганнар еш очрамый. Рөстәм исә МЧСта эшләп, төрле спорт ярышларында катнашып, коткаручы данын югары данлаган. Аның призлары, медальләре, мактау кәгазьләре бихисап. Дуслары сөйләвенә караганда, вакытын, бар эшен ташлап, ярдәмгә ташлана торган булган ул. Андый дуслар сирәк, диде аның хезмәттәшләре, дуслары дымлы күзләрен яшереп. Кемгә ни эшлисе, Рөстәм бар ич… Хәзер менә юк инде ул. Ул моңарчы никадәр кешене коткарып калган. Аның аркасында гына суга батучы бер баланың исән калуын сөйләделәр. Шушы коткаручы менә үзен һәм үзенең якыннарын коткара алмады. Ике тапкыр ул республикада иң оста коткаручы исеменә лаек булган. МЧС интернет сәхифәсендә аның турында язылган очерк саклана, ул анда журналист соравына – юл һәлакәтләренә таручыларга аеруча еш ярдәм ителә, дип сөйләгән. Изелгән машиналардан бәлагә таручыны аралап алырга туры килә. Секундлар хәл итә торган мизгелдә кеше гомере коткаручының инструментлар белән оста эш итүенә бәйле, дигән ул.
Трассадан җилдерүче Рөстәм йөрткән 14ле машина каршы якка чыгып, туп-туры авыр йөк машинасына ни сәбәпле маңгайга – май бәрелешкәндер – бу гомер буе җавап таба алмаслык сер булып калыр ахыры. Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, якынча җавапны бары тик 2–3 атнадан соң гына табып булачак. Чөнки суд – медицина экспертизасы бара хәзер. Руль артында утырган Рөстәм йоклап киткәнме, әллә сәламәтлеге белән берәр хәл булганмы (моңа ышанасы килми, спорт белән шөгыльләнгән җитез егет иде бит ул), әллә техника көйсезләнгәнме? Тикшерүче белән мин дә сөйләштем. Ул аптырый. Абыйсы Радиктан, миннән ниндидер хәбәр алырга өметләнә. Ә без ни беләбез?! Аңлашылмый торган сәер вакыйга. Ни сәбәпле болай килеп чыккан?! Рөстәм машинасының нәкъ шул урында пәйда булуы, һәм икенче якта нәкъ шул урынга DAF маркалы йөк машинасының килеп җитүе – язмыштыр инде. Юкса, күренгән видеоязмаларда трасса буш. Машиналар сирәк үтә… Нәтиҗә котчыккыч: Рөстәм, аның йөкле хатыны, әнисе утырган машинадан тимер өеме генә калган. Мәрхүмнәрне берничә сәгать азаплангач кына, махсус җайланмалар белән генә тартып чыгара алганнар.
Телеканаллар, интернет шау итте. Бер тапшыруда бу вакыйга турында сөйлиләр. Коткаручылар эшләгәндә телефон шалтырый. Тегеләр сөйләшмәде. Бу Гөлкәйнең телефоны. Аңа өметләнеп Айгөл шалтыраткан булган. Телефон могҗиза белән ватылмаган.
Кайгы хәсрәтне күз алдына китереп булмый. Аны башыңа төшсә, күтәрергә генә мәҗбүрсең. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Бер мизгел эчендә әнисен, бертуган энесен, киленен, булачак энекәшен, яисә сеңелкәшен югалткан Радикка ничек түзәсе?! Аның хәзер иң якыннарыннан әбисе Роза гына калды. Гөлкәйнең әнисенә, Радикның әбисенә, Зөһрәнең әнисе Миндалия ханымга, сеңлесе Диләрәгә, якыннарына түзәргә Аллаһ көч, сабырлык бирсен!
Үлемнең һәркайсы үкенечле була, мондые коточкыч икән. Минем үземнең дә 55 яшькә җитеп берничә каберлекнең берьюлы калыкканын күргәнем юк иде. Дүшәмбе көнне Шәмәрдән зиратында 3 каберлек барлыкка килде. Берьюлы 3 җеназа укылды. Мәрхүмнәрне янәшә чиратлап гүргә иңдерделәр. Халык ташкыны зиратка, урамнарга сыймады. Бар да елый. Хәтта күк тә сыкрап елады бу көнне. Яхшы кешеләр иделәр.
Бик матур гаилә иде бу. Соклана идек. Шуннан чыгып әйтәм: Гөлсинә белән Искәндәр Мөгыйновлар кодагыйлары Гөлкәй дип кенә тора. Кодагыйларның берсе – киленнән, икенчесе кияүдән уңдык, дип шатланып яшәде. Әллә күз тиде микән, дип аптырыйм.
ЮЛЛАР КУРКЫНЫЧЛАНА БАРА
Русия юлларында быелның 9 аенда 133203 юл транспорт фаҗигасе теркәлгән. Һәлак булучылар 16638 кеше, шуларның 582се балалар. Ә инде тән җәрәхәтләре алучылар 168146. Соңгы 1 айда гына да 2 мең ярымнан артык кеше юл транспорт фаҗигасе корбаны булган. Кемгә ничектер, бу саннар миңа фронт статистикасын хәтерләтә. Фаҗигаләр ял көннәрендә ешрак була икән. Ни өчендер шимбә-якшәмбе көннәрендә кичке 5тән 6га кадәр вакытта күп фаҗигаләр килеп чыга. Русиянең юллары да бәла бит. Сыйфатсыз юллар сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләр саны 30667. 5396 очракта – исерек шоферлар гаепле.
Татарстан да бу исемлектә аерылып тормый. Гәрчә, ерак юлларга йөрүчеләрнең сүзләренә караганда, Татарстан юллары видеокамералар белән шыплап тутырылган булса да, юл һәлакәтләре саны кимеми. Димәк, эш юл кагыйдәләрен бозудан, аның өчен җәза алудан куркуда түгел, юлларның тиешле таләпләргә туры килмәвендә. Менә мин бәян иткән фаҗига дә икенчерәк булыр иде, әгәр анда каршы полосаларны бер туры сузык кына түгел, ә бәлки бүлгеч киртәләр аерса. Рөстәм йөрткән машина каршылыкка, яисә чирәм җиргә чыккан очракта, фаҗига бу кадәр дәрәҗәдә булмый калыр иде. Кызганыч, юллар чокыр-чакырлы, кискен борылышлар белән чуарланган, җитмәсә тар да. Ә шул юллардан үтүчеләрне күзәтүче камераларның максаты башка – акча җыю. Минем әле шул акчаларның күпме кереп, күпмесе юллар төзелешенә тотылганына хисап бирүче хәбәрләрне ишеткәнем юк.
Сүз ахырында мәрхүмнәрнең туганнары, якыннары исеменнән Рөстәмнең җан дуслары Ирек белән Алмазга, хезмәттәшләренә, Зөһрәнең бергә укыган сабакташлары, якын дусларына – барысына да, аларның исемнәрен санап бетерә түгел, барлык ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтемне белдерәсем килә. Радик, алар булмаса – мин нишләргә дә белмәс идем, дип кат-кат рәхмәтен белдерүне сорады.
Мәрхүмнәрнең җаннары тынычлансын, урыннары оҗмахта булсын. Шулай кыска гомерле булырга язган, күрәсең аларга.
Мәрхүмнәрнең якыннары кайгысын уртаклашабыз.
Барыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ (Безнең гәҗит)