Сабада аю үгезне яралаган, сыерларны юк иткән

Элегрәк аюның умарталыкта бал ашавын рәсемнәрдә генә күрсәк, соңгы елларда әлеге урман патшасы көтелмәгән кунак буларак авылларга да килә башлады. Билгеле, мультфильмдагы кебек Маша белән дә уйнамый, бал кортлары белән дә ярышмый ул, ә күп очракта, авыл халкының өнен алып, шактый зур зыян салырга  өлгерә.

Ике ел элек Саба районы Язлы Арташ авылы тракторчысы Рифат Гыймадиевка аю ташланган иде. Тән җәрәхәтләре алып, ул аюдан качып котыла. Быел Балтач районы Борбаш авылында яшәүче Гөлназ Сибагатуллина каршысына да урманда аю очрый. Бәхеткә, аю тук була, күрәсең, аларга зыян салмый гына үтеп китә.

Ә менә Башкортстанның Ишембай районына чып-чын аюлар «явы» башланган иде. Макар авыл җирлегенә алты авыл керә. Шундагы Макар, Ибрай, Исәкәй авылларында урман хуҗасы унлап малга ташлана.

Макар авылы урман буенда урнашкан. Гадәттә, андый авыл турында урман “өстенә авып тора” диләр. Мондый куе урманда кыргый хайваннарның  яшәве табигый хәл.

%d0%b0%d1%8e

 

– Безнең урманнарда аюлар йөзләгән ел яшидер, – ди Ишембай районының Макар авыл җирлеге башлыгыИлнур Мөхьянов. – Ел да бер-ике малга аюлар ташланмый калмый. Быел исә артыккарак китте. Көн саен ук булмаса да, ашалган яки таланган малларны күрергә туры килә.

Макар – зур авыл. Анда 1500 кеше яши. Авылның озынлыгы дүрт чакрымга сузыла. Урта мәктәп, балалар бакчасы, почта, 10 кибет, бер мәчет халыкка хезмәт күрсәтә. Бик тиздән икенче мәчет тә калкып чыгарга тиеш. Авыл халкы мал-туарны күп асрый. Шуңа күрә көтү дә ике төрле оештырылган. Берләре терлекләрен чиратлап көтә, икенчеләре исә көтүче яллаган. Бер сыер көтүдә йөргән өчен аена 350 сум түлисе.

– Гадәттә, аю көтүгә йөрмәгән малларга ташлана. Кайбер авылдашлар иртән малкайларын “ирекле агым”га чыгарып җибәрә. Аның бит дүрт аягы бар, бер урында гына тормый. Куе урман эченә дә, андагы аланнарга да кереп китә. Менә шунда инде ач аю үзенең корбанына ташланмый калмый, – ди җитәкче.

Макар авылында малларын айлар буе эзләүчеләр дә юк түгел. Соңыннан урманда  бары тик сөякләре генә табыла. Бер-ике көн кайтмаган терлекләр дә бар. Кайвакытта аларның үле гәүдәләренә тап була хуҗалары. Шунысы кызык: аю үзенең ризыгын ашап бетермичә ташлап китми. Әгәр бу аланнан китәргә туры килсә, ул аны җиргә күмеп калдыра. Бер сыер өч-дүрт көн буе аюның тамагын тук итә.

– Күп очракта югалган малларны таба алмыйбыз. Яраланып кайтучылары да бар. Андыйларны хуҗалар тиз арада чалу ягын карый. Чөнки мондый һөҗүмнән соң ул барыбер тернәкләнеп китә алмый, шок кичергән хайван ашаудан кала, ябыга. Җәрәхәте тирән булса, үлеп тә китә, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Күптән түгел Гыйльмановларның иртән чыгарып җибәргән сыер белән үгезе кайтмый кала. Икенче көнне авылдашлары хуҗабикә Әминә ханымга аларныкына охшаган сыерның урман буенда ятуын хәбәр итә. Ире белән барып карагач, чыннан да алар үзләренең малын таный. Ул аю һөҗүменнән яраланып беткән була. Бәхеткә, үгезләре ике көннән үз аягы белән әйләнеп кайта. Әмма аңа да урман патшасы үзенең имзасын салырга өлгерә: арткы ягында, муенда тырналган эзләр табыла.

 

%d0%b0%d1%8e2

 

Башкортстанда быел җәй бик коры килә. Башка елларда балан, миләш белән тукланган аюга быел ашарга юк: җимешләр көеп беткән. Шуңа күрә урман патшасы иген, көнбагыш кырларына чыгарга мәҗбүр. Билгеле, юлына очраган итле “деликатес”тан да баш тартмый ул. Шуңа күрә ишембайлыларга бары бер юл: мал-туарны күзәтүсез калдырырга тырышмаска кирәк.

http://intertat.ru/                                                                                                                                              Чулпан ШАКИРОВА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий