Фәрештәләр саклап калган гомер [булган хәл]

Мин гомерем буе авыр эштә эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Кулымнан беркайчан да лом, көрәк төшмәгәнгә, әни үлгәнче борчылды. “Бәхетле хатынның кулы онда булыр. Синең тормышың бигрәк авыр булды, балакаем”,  дип әйтер иде. Нишләтәсең бит, язмышым шул булгандыр инде.

Ирем “эш” дип артык борчыла торганнардан түгел иде, тормышыбызны мин тарттым. Балалар үскәндә акча күп кирәк дип, юлчылар бригадасына эшкә урнашкан идем, тәки гомерем буе шунда калынды да инде. Эше авыр булса да, акчасы әйбәт чыга иде шул. Башта балаларымны “мәктәпкә җыйганчы гына” дип түздем. Аннары йорт сала башладык. “Тукта, бура бураучыларга киткәнче генә”, “түбә япканчы гына” дип әйтә-әйтә тагын калдым. Ә аннары соң китәргә уйламадым да инде. Бригадабыз бик әйбәт булды, ирләре дә мәрхәмәтле иде. Көлмәделәр, мыскыл итмәделәр. Без әллә ничә ел бер бригадада 3 хатын эшләдек. Калганнары ирләр булды. Күбесе алышынып торды. Әмма хатын-кызларны бер эшләгән урыннан тегендә-монда бик йолкымыйлар иде. Фирдәүсә, Кәмәрияләр белән бертуганнар кебек яшәдек. Арабызда көнләшү, сүз йөртү булмады. Чын дуслар булып эшләдек тә, яшәдек тә. Әмма сөйлисе сүзем ул түгел әле минем.

Бер җәйне зур юл ремонтлый башладык. Өч чакрым ара, машиналар йөрү тыелган дигән билгеләр куеп чыктык. Алар урау юлдан китергә тиешләр. Әмма бер шофер егет куелган билгеләргә игътибар итмичә, без ясап яткан юлга килеп кергән. Ахырдан билгеле булды инде ул – шыр исерек килеш килеп кергән икән, юлдагы билгеләрне бәрдереп кенә үткән. Ә без үз эшебез белән мәшгуль бит инде, арттан ниндидер машина килер дә, бәрдерер дип уйламыйбыз да. Чөнки күпме еллар эшләп, андый очракның булганы юк иде.

Әмма күңелсезлекләр кеше гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр булырга мөмкин икән. Башкалар машинаны күреп алып, читкә сикереп өлгергәннәр, ә мин юк. Техника гөрелтесе белән тавышын да ишетмәгәнмен. Бер мизгелдә ниндидер көч аркадан каты гына итеп этеп җибәрде. Мин мәтәләп диярлек читкә килеп төштем. Секунд та узмагандыр – теге машина да нәкъ мин торган урыннан выжылдап үтеп китте. Мин хәтта куркырга да, нидер аңларга да өлгерә алмый калдым.

Әмам шунысы хак – кемдерме, нәрсәдерме мине этеп, коткарып калды. Ничек шулай була алган – мин моны һаман аңламыйм. Үзем белән шундый хәл булмыйча, башка берәү сөйләсә, ышанмас та идем, мөгаен. Теге машина мине бәрсә, шундук үләсе идем. Шуның кадәр куып килгән бит ул! Ике як иңсәләр янында фәрештәләр безнең белән йөри, дип сөйли торганнар иде. Бәлки, чыны шулдыр. Яхшы эшләрем күбрәк булгандыр да, ян фәрештәм коткарасы иткәндер.
Мөнәвәрә Ш., Чаллы.

Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле