Чуйков урамындагы янгында 40 яшьлек хатын вафат, бала да була [фото]

Үткән атна азагында 40 яшьлек хатын янгын эчендә калып вафат була, бу хәл турында Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

pogar-3

8 октябрь төнендә Чуйков урамында тугыз катлы йортның, бишенче катында урнашкан фатирда янгын чыга. Ут эченнән 1976 елгы хатынның үле гәүдәсе табыла.

Янгын сүндерүчеләр белән, тын кысылудан коткару әсбаплары ярдәмендә 4 кеше коткарыла, алар арасында бер бала да була. Йорттан 15ләп кеше эвакуацияләнә.

Янгынн 15 кв. метрга тарала.

 

фото Лилия Галашёва

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий