“НеЗаМи” күрмәүче балалар ансамбле концертына нигә татарлар йөрми? [видео]

9 октябрь Казанда Актерлар йортында “НеЗаМи” дәүләтнеке булмаган күрмәүче балалар ансамбленең концерты узды. Керү ирекле, ә тамашачылар аз иде, дуслары, туганнары белән бергә 50ләп кеше, күбесе руслар. “НеЗаМи”ларда татар кызы Диләрә татарча җырлар җырласа, бу көнне аларның берсе дә яңгырамады. Булган кешеләргә аларның концерты ошады, аларның һәркайсына чәчәк бирделәр.

Бәйле