Радик Юльякшин белән Гүзәлия очрашып килешә алганмы?

Радик Юльякшин инстаграмдагы челтәренә Гүзәлия белән төшкән фотосын элгән.

Радик Юльякшин белән Гүзәлия арасындагы гауга  күпләрне борчуга салган иде. Шушы көннәрдә генә  Радик инстаграмга Гүзәлия белән фото элгән. Сурәт астына «күрештек, аңлаштык һәм без бер — беребезгә кирәк дигән фикергә килдек.  Сезне яңа һәм кызыклы  иҗат җимешләребез белән  куандырып торачакбыз», дигән сүзләр язган. Ахырдан «барыгызны да яратам» дип тә өстәгән.

Әлеге вакыйга Радик һәм Гүзәлия иҗаты белән кызыксынучыларны да битараф калдырмаган. Фото астында «бу гауга пиар өчен генә иде» дип, фикер белдерүчеләр  бар. Тик күпләр әлеге дуслашуга шат булуларын һәм яңа уртак җырлар көтүләрен хәбәр иткән.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий