Намазлы кешегә аракылы туйга барырга ярыймы? [СОРАУ-ҖАВАП]

Соңгы елларда аракысыз туй һәм юбилей мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Әмма ислам кануннары буенча яшәмәүчеләр дә очрый бит. Намаз укыган кешегә спиртлы эчемлекләр кулланылган мәҗлесләрдә катнашу килешә торган гамәл булмаса да, чакыручының (туганы йә дустының) шатлыгын урталашу, аның кәефен төшермәү өчен булса да, барырга ярыймы?

Intertat.ru укучыларыбыз арасында да нәкъ шушы сорауга җавап бирүне үтенүчеләр бар.

Хөрмәтле, редакция!

Якын дустым башлы-күзле булырга әзерләнә. Туй көнен дә билгеләделәр. Мине дә мәҗлескә чакыра. Балалар бакчасыннан ук бергә дус булып яшәгән идек. Соңгы 2-3 елда үзем намаздамын, Аллага шөкер. Дустым исә, әле миңа иртә, пенсиягә чыккач кына намаз укыячакмын, дип белдерә. Туйны ресторанда уздырырга ниятләде, табынга хәмер дә куелачак икән. Андый чараларда катнашуга шәхсән үзем каршы, тик дустым: «Килә күр инде, син туганым кебек якын бит миңа!» — дип үтенә. Хәмерле мәҗлестә катнашуның гөнаһысы зурмы? Шул хакта җентекләбрәк җавап бирмәссезме икән?
Раил Саматов, Яшел Үзән шәһәре.

Бу сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:

– Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Динебез һәртөрле хәмер эчемлекләр куллануны катгый тыя, чөнки аларны эчеп, кеше акылын югалта, сәламәтлегенә зыян китерә. Аллаһы Тәгалә хәмернең зарары турында болай дигән: «Әй, иман китергән кешеләр! Хәмер (исертә торган һәрбер нәрсә), азгын уеннар, сыннарга гыйбадәт кылу, фал ачтыру, ырымланган уклар белән шобага салу – шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондыйлардан ерак торыгыз: бәхеткә ирешерсез. Исерткеч аша һәм азгын уеннар белән, шайтан арагызда үч орлыкларын, дошманлык чәчә; Аллаһны искә төшерүдән вә намаздан биздерергә тели. Сез бу эшләрдән ваз кичә алырсызмы икән?» (“Маидә” сүрәсе, 90-91нче аятьләр).

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Исертә торган нәрсәләрдән ерак булыгыз! Шик юктыр ки, ул – һәрбер явызлыкның ачкычы”, – дигән (Суюти “Җәмиг әс-сәгыйрь”).

Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше (үзе эчмәсә дә) хәмер булган табынга утырмасын” (Тирмизи).

Шушы хәдисләрдән күренгәнчә, мөселман кешесенә хәмерле мәҗлесләрдә катнашырга ярамый. Әгәр туган-тумачалар, дуслар, күрше-күләннәр шундый мәҗлескә чакырсалар, аларның күңелләрен төшермәс өчен, бер бүләк әзерләп, чакырылган җиргә барырга мөмкин. Мәҗлеснең хуҗасына бүләкне биреп, изге теләкләр теләп, аның өчен дога кылып, кайтып китәргә кирәк. Бәлки, Аллаһның рәхмәте белән, шундый күркәм мөнәсәбәт һәм изге дога нәтиҗәсендә, ул кардәшебез гөнаһысын аңлап, тәүбә итәр.

Аллаһ барчабыздан разый булса иде!

Бәйле