Татарстан Президентының сак хезмәтенә яңа башлык билгеләнде. Ул – Спас районы егете, 41 яшьлек полиция полковнигы Фәнил Әгълиуллин. Гади авыл егетенә илбашы иминлеген саклау турындагы уйлар балачакта төшенә дә кермәгәндер.
Фәнил нинди бала булган, ничек укыган? Бу хакта Intertat.ru журналисты аның әтисе Әнвәр абый белән аралашты.– Фәнил – безнең тәүге мәхәббәт җимешебез, – дип сүз башлады ул. – Спас районының Иске Рәҗәп авылында туды. Аңа 4 яшь тулгач, эш буенча юллама белән Никольское авылына күчендек. Ул шушы авылда үсте, укыды. Артык чәчрәп тормады, басынкы, тыйнак, әмма бик төгәл, игътибарлы бала булды. Мәктәптә бер генә ярыш та аннан башка узмады. Чаңгыда да, йөгерүдә дә беренчелекне бирмәде. 10 сыйныфта укыганда: “Улым, укырга кая керерсең икән? – дип сүз кузгалттым. Күрше авылда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган бер егет бар иде. Шуңа кызыккан ахры, “Мин шунда китәм”, – диде. Мин исә, тапкансың һөнәр дигән мәгънәдә, уйламый-нитми: “Ментом будешь!” дип әйтеп салдым. Улым бик каты үпкәләде, сөйләшмәде дә минем белән. Иске Рәҗәптә әтием яши иде. Кунакка баргач, миннән: “Фәнил кая укырга керә?” – дип сорады. Улымның ниятен әйттем. Әти исә бу фикерне хуплады: “Каршы төшәсе булма!” – дип шелтәләде. Бу хәбәрне кайтып, Фәнилгә дә әйттем. Шуның кадәр хәрби буласы килгәндер күрәсең, мине кочаклап алды.
Әнвәр абый белән Фәния апа өч балага гомер бирә. Фәнилдән кала Лилия һәм Марат бар. Әнвәр абый урман һәм авыл хуҗалыгы техникумнарын тәмамлап, “Күн” совхозында инженер-электрик булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Фәния апа балалар бакчасында пешекче булып хезмәт куя. Балаларны үстереп, аякка бастыргач, тигез, бәхетле картлык кичерергә генә насыйп булмый аларга. Фәния апа 2004 елда вафат була. Бүген Әнвәр абыйның кара-каршы утырып чәй эчәр кешесе бар. Наҗия апа белән 11 ел аңлашып гомер кичерәләр. Балаларына килсәк, кызлары Лилия дә, төпчекләре Марат та Чистайда төпләнгән.
– Балаларны кырыслык белән үстердем, – ди әти кеше. – Тимәдем, сукмадым, күз карашымнан барысын да аңлыйлар иде. Билгеле, алдан кабул ителгән, кәгазьгә язылмаган законнар да булмады түгел. Мәсәлән, клубка 9-10 сыйныфта гына, бары тик шимбә көнне чыктылар. Кичке 10-11дә өйгә кайтып җитәсен барысы да белеп үсте. “Эшегез булмаса, китап укыгыз”, – дип бары бер тапкыр әйттем мин аларга. Эшсез аптырап йөргәннәре булмады. Фәнил аеруча да китап белән дус булды. Ел ахырына укып чыкмаган китабы калмый иде.
Мәктәпне тәмамлагач, Алабугага барып, хыялын чынга ашырмый әле Фәнил. Иң элек, армиягә барып, Ватан каршындагы бурычын үтәп кайта. Аннан кайткач, туп-туп Алабугага юл тота. Диплом алгач, башкалага китә. Чечняда булып кайтырга да өлгерә. Казан юридик институтында укый. ТР Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли. Соңгы вакытта РФ ведомстводан тыш сак хезмәте гаскәрләре идарәсенең Татарстан буенча идарәсен җитәкли.
– Фәнил бик нык булып үсте. Балачакта егылса да еламый иде. Берәр җирен канатса, тырналса да кешегә сиздермәде. 10 сыйныфта укыганда йөгереп килеп комга сикерү ярышында үпкәләрен дә кузгаткан иде. Шулвакытта да кызганырга юл куймады, үзен бер эштән дә чикләмәде. Әти кеше өчен баласының уңышлары зур горурлык. Фәнилне инде әллә ничә ел элек Путин “Батырлык өчен” Ордены белән бүләкләгән иде. Аны үзебезнең участковыйдан ишетеп белдек. Бу юлы да тыйнак кына: “Әти, мине эштә күтәрделәр”, – дип хәбәр итте.
Фәнил Әгълиуллин 2000 елда Казан кызы Лилия белән тормыш кора. Бүген уллары Камилгә –14, кызлары Әминәгә 8 яшь.
– Фәнил үз балаларын да мин биргән тәрбия нигезендә үстерә. Хәзерге балаларны кулда тоту аеруча да авыр, исән генә булсыннар инде, –ди бәхетле дәү әти.
Әнвәр абый улының эше турында да бераз сөйләп үтте.
– Элегрәк эшен сораганым булды, “Әй, әти, син хәзер яшь кеше түгел инде, сиңа кирәкми”, – дип әйтеп куя иде. Күпме хезмәт хакы алганын да белмим, әйтми. Эшкә ничәдә барып, ничәдә кайтуы турында да хәбәрдар түгелмен. Авылга көнендә генә кайтып китә. Эше җаваплы бит, аңлыйм балакайны. Кайткач та телефонын кулдан төшерми. Улым белән горурланам. Аңа ышанычым бик зур, шуңа күрә бернидән дә курыкмыйм. Исән генә булсын, – ди Президент тән сакчысының әтисе.