Юл һәлакәтеннән соң күрми башлаган Альберт: «Хаҗда үземә тугры хатын сорадым»

Альберт белән без «Ярдәм» мәчетендә таныштык. Ул мәчетнең типографиясендә хезмәт итә. Карап торышка бик җитез, мәзәкчән егетнең күзе күрми дип әйтеп тә булмый, бу тормышка җайлашу өчен еш кына маңгай күзе түгел, күңел күзең булу мөһимрәк, күрәсең. Альберт язмышы турында сөйләргә үзе теләк белдерде.

Өмет яшәтте
– Минем күзем 2 процент кына күрә икәнен күп­ләр белми. Таяк белән йөрмим, күзлек кимим. Минем белән булган вакыйгалар күпләргә гыйбрәт булыр, кайберәүләргә сабак бирер, – диде ул.
Альберт Федоров Дәр­виш­ләр бистәсендә туып- үс­кән. Энекәше бар. Гаи­ләсе белән тулай торакта яшәгән үсмер мәктәптән соң ул чакта иң кирәкле һөнәрләрдән саналган автокранчы белгечлеген үзләштерергә карар кыла. Диплом алгач, әти-әнисенә ярдәм итү ния­те белән, заводка кранчы булып эшкә урнаша. Ике ел тәҗрибә туплагач, егет мөмкинлекләрен башка оешмада сынап карарга тели. Әмма без бер төрле уйлыйбыз, Ходай үзе белеп җайлаштыра диләрме әле? 20 яше тулган көнне дуслары белән бәйрәм итәргә барганда, Альберт авыр юл һәлакәтенә очрый. Аны машина бәрдерә.

– Нәрсәдер буласын алдан тойдым димме,  дустыма куркынычсызлык каешыңны эләктер дияргә дә өлгермәдем, биш минуттан кан эчендә идем. Баш ярылган, тиз арада «Ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, мине Биектау хастаханәсенә илттеләр. Шул чакта ярдәм күрсәткән шәфкать туташына бүген дә дога кылам, башым тулы пыяла кыйпылчыгы булган, барысын да чистартып, ярамны тектеләр, – дип искә ала бу мәхшәрле көннәрне Альберт.
Егетнең башы авыртмагач, аны хастаханәгә яткырырга кирәк дип тапмыйлар.

Вакыт уза, яралар тө­зәлә. Альберт бер билгеле фирмага шофер булып эшкә урнаша. Башта вак-төяк эшләр башкара, тырышлыгы аркасында, тиз арада эш урынында югары дәрәҗәгә күтәрелә. Гади машинаны яхшы чит ил автомобиленә алыштыра, фирма директорын йөртә башлый. Инде барысы да җайланды дигәндә генә – чираттагы сынау. Егетнең күз кү­рүе начарлана. Югыйсә бер-­ике ай элек кенә медицина тикшерүе узган вакытта аңа, «күзләрең 100 процент күрә», дип әйткән булалар. Хастаханәгә баргач, табиб­лар аның машина йөртеп килгәнен белеп, бик гаҗәп­ләнәләр. Мондый хәлдә транспортта түгел, җәяү йөрергә дә ярамый лабаса. Күз күрүе сизелерлек начарланган. Альберт бер айдан артык Республика клиник офтальмология хас­таханәсендә дәвалану курслары уза.

– Аңлашылмый торган халәт иде ул. Бу авырлык­лар тиздән узар да, элеккеге вакытыма кайтырмын дип ышандым, өмет яшәтте. Бармаган табиб калмады, төгәл диагноз куя алмадылар. Юл һәлакәте шаукымы, дип тә фаразладылар, күзнең нерв күзәнәкләре үлә дип тә әйттеләр, Мәскәүгә дә җибәрделәр. Тик нәтиҗә юк, кыскасы, бу сүз матур яңгырамаса да, сукыраячаксың, бу авыруны дәвалап булмый, диделәр, – ди Альберт.
Егет,  табиблар сүзләре белән килешмичә, гел эз­ләнә. Танышлары аша традицион булмаган медицина белән шөгыльләнүче бер кешене таба. Ике ел дәвамында бик катлаулы дәвалану уза. Көннәр буе ашамау (дәвалану шарты), ниндидер гомеопатик дару төймәләре алу өчен сәгатьләр буе шул белгечкә чиратта тору, әрнү, чыгымнар…

– Дәваланудан соң, күз күрә башлады дип әйтә алмыйм, әмма начарланмады. Иң мөһиме – гомеремнең бу чорында мин тормышка башкача карарга өйрәндем. Яшәүнең мәгънәсен аңлый башладым, киләчәккә стимул барлыкка килде. Ихтыяр көче тәрбияләдем, алга таба хәрәкәт итәргә үземдә көч таптым, – дип искә ала Альберт.
Аңа I группа инвалидлык бирәләр. Дөрес, егет үзе, ул чакта группа алырга теләгем юк иде, ди.
– Кемдер тикшерү узганда юри хәйләли, имеш, күзе начар күрә, кулы күтәрелми. Тик бу ялган шул авыруны китереп чыгаруы да бар бит, инвалидлыкны теләп алып була димени? –  дип гаҗәп­ләнә әңгәмәдәшем.

Гел игътибар үзәгендә булган, яшьли спорт бе­лән шөгыльләнгән, футбол яраткан егет өчен бер тормыш рәвешеннән икенчесенә күчү җиңел булмый. Аралашып йөргән танышларының да күбесе каядыр югала. Бары чын дуслары гына һәрчак янында булалар. Бергә уйнап үскән дус­ты Рамил Минһаҗев Альбертны «Сөләйман» мәчетенә алып бара. Анда күрмәүчеләр өчен лекция­ләр уздыралар икән. Махсус нокталардан торган хә­рефләр, Брайль системасы аша укырга өйрәтәләр. Мәчеттә Альберт өчен яңа дөнья ачыла. Ул дингә якыная. Илһам хәзрәт Исмәгыйлев, Илдар хәзрәт Баязитов белән таныша. Алар Альбертка үз эченә бикләнмәскә, көчле рух тәрбияләргә булышалар. Җәй көне мәчет каршында күрмәүче балалар өчен ачылган лагерьда әйдаман булыр­га тәкъдим итәләр.

– Ул балалар миңа күп нәрсәдә үрнәк булдылар. Алар үзләренә бикләнмәгән, уйныйлар, көләләр, тормышка үпкәләмиләр. Аларның үз дөньялары. Мин дә булган хәлләр бе­лән килешергә кирәк дип уйлый башладым, – ди Альберт.

Тора-бара ул мәчеттәге типографиядә эшли башлый. Егет, үзенә ышанып җаваплы эшләр тап­шырганы өчен, Илдар хәз­рәт Баязитовка рәхмәтле. Беренче тапкыр хаҗга барырга да Илдар хәзрәт тәкъ­дим иткән аңа. Альберт хаҗда дүрт тапкыр булыр­га өлгергән инде. Соңгы елларда күзләре күрмәүчеләрне озата барган.
– Беренче тапкыр хаҗга баргач, үземә тугры хатын, балалар теләдем. Ул чакта әтине яңа җирләгән идек, аның өчен дога кылдым. Миңа иң авыр чакта материаль, рухи яктан да булышкан әнием Рәйсәгә, энем Маратка, дусларыма хәерле гомер сорадым, – ди Альберт.

Ходайның рәхмәте, хаҗдан кайткач, егет никах укыта. Булачак тормыш иптәше – Биектау кызы Миләүшә белән оч­раклы рәвештә таныша алар. Миләүшә – Альбертның яшьтәше. Икътисадчы, юрист белгечлеген үзләштергән тыйнак, сабыр кыз. Уртак телне тиз таба яшьләр. Егетнең күзе күрмәве гаилә корырга киртә була алмый.
– Миләүшәнең күзләрен беркайчан да күргәнем булмаса да, ул ягымлы, акыллы, ышанычлы хатын икәнен беләм. Аның әнисе (Мөршидә исемле) дә мине хөрмәт итә, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Зур рәхмәт аларга, – ди Альберт.

Хәзер Федоровларның ике уллары бар. Радельгә – дүрт, Әмиргә ике яшь тулган.

Күрмәүчеләр өчен китап­лар үзебездә басыла

«Ярдәм» мәчетендә Брайль системасы буенча дини китаплар бастыру белән шөгыльләнгән Россия­дә бердәнбер типография урнашкан. Элек күрмәүчеләр өчен Коръән китапларын Төркиядән кайтартырга туры килсә, хәзер барысы да үзебездә басыла. Шундый җаваплы эш башкарулары белән горурлана Альберт.
Җәмгыятьтә дә күзе күрмәүчеләргә карата мөнә­сәбәт яхшырды, дип саный ул.
– Бер тапкыр да кычкыр­ганнары, ярдәмнән баш тартканнары юк. Кибеттә әйбер бәясен сорасаң, әйтәләр. Күрмәүчеләр өчен әдәбият бар, шөкер, күзе начар күргән балаларга кечкенәдән Брайль системасы буенча уку мөмкинлеге тудырылган. Күрмәүчеләр өчен махсус светофорлар сәламәт кеше өчен дә җайлы. Элегрәк автобус маршрутының номерын рупордан кычкырып әйтеп торганнары истә, хәзер дә моны кайтарсалар, уңайлырак булыр иде, – ди.

Сары төс аларныкы

«Ярдәм» мәчетендә идән­дәге сары буйлы полосалар игътибарны җәлеп итә. Баксаң, күрмәүчеләрнең иң соңгы чиратта күрә торган төсләре сары икән. Күрмәүчеләр өчен оештырылган курслар вакытында мәчет хезмәткәрләре үзләре дә сарыдан киенергә тырышалар.

Альберт миннән телефон номерын сорагач, ничек язып алыр икән дип борчылган идем. Телефонда да күрмәүчеләр өчен махсус кушымта урнаштырырга була ди. Бу «сөйләшә» торган телефоннар эшне күпкә җиңеләйтә. Һәр сүзне, хәрефне, санны кычкырып әйтеп тора.

– Үземне бәхетле дип саныйм. Тормышта маңгай күзе иң мөһиме түгел. Миңа 29 яшь кенә булса да, ышанычлы хатыным, сәламәт балаларым, ярдәмчел әни­ләрем, тугры энекәшем, дусларым бар. Мин йөри алам, яшим, дингә килдем. Иң мөһиме – җан тынычлыгы таптым. Барлык начарлыклар дөрес гамәлләр кылмаудан килеп туа бит, күп нәрсәләрдән сабак алдым. Кешенең тормышта изге нияте, максаты булырга тиеш, – ди Альберт.


Эльвира Мозаффар, Шәһри Казан

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий