Алексеевск районында 15 яшьлек малайның дәрестә дөньядан китү сәбәбе әйтелде

Прокуратура үлем сәбәбен ачыклаган экспертиза нәтиҗәләрен чыгарды.

Искәртеп үтик: 9 сентябрьдә Алексеевск районы мәктәпләренең берсендә 9 сыйныф укучысының рус теле дәресендә аңын югалтып үлүе хәбәр ителгән иде. Табиблар 2 минут эчендә килсәләр дә, үсмерне коткара алмаганнар.

Соңрак Татарстан Тикшерү комитеты, экспертиза нәтиҗәләренә сылтама белән, укучы наркотиклар белән агуланган, дип белдерде. Тикшерүчеләр ачыклаганча, дәрес алдыннан үсмер мәктәп территориясендә тәмәке һәм электрон тәмәке тарткан.

12 сентябрьдә «Балигъ булмаганга карата наркотик чаралар куллануга тарту, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү» маддәсе билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Ике көннән Татарстан прокуратурасы җинаять эше кузгату турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Күзәтчелек ведомствосы фикеренчә, бу маддә буенча җинаять эше кузгату өчен нигез юк. 15 яшьлек үсмернең моңа кадәр наркотик матдәләр куллануы турында төгәл мәгълүмат булмаган.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, экспертиза укучыда наркотик матдәләр эзләрен тапмаган. Шул сәбәпле, прокуратура тикшерү ведомствосының ашыгып нәтиҗә чыгаруына игътибарны юнәлтте.

Бәйле