Духовкада пешерелгән тавык итеннән шашлык рецепты

Кирәк булачак: тавык ите, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы кориандр, 1 аш кашыгы соя соусы, сарымсак, тоз, борыч.

Пешерү тәртибе:

Көнбагыш мае, шикәр комы, кориандр, соя соусы, вак угычтан чыгарылган сарымсак, тоз, борыч ярдәмендә соус әзерлибез. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

Шпажкаларны 30 минут суда тотабыз. Тавык итен (филе) шпажкаларга кидертәбез һәм соуска салабыз.

Итне 2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Шашлык духовкада 200 градус кызулыкта 20 минут чамасы пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Фото: ohmycook.ru

Бәйле